13 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Эшмәкәрләрне нинди проблемалар борчый? Әлки районы авылларында узасы очрашуларда шул хакта сөйләшергә җыеналар
Тиздән авыл җирлекләрендә урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү ниятеннән халык белән очрашулар үткәреләчәк.
-
Әлки районы Базарлы Матак авылының бер өлешендә 15 сентябрьдә су булмаячак
15 сентябрьдә, җомга көнне, район үзәгендә Актай елгасының сул ягында - Крайнов урамыннан башлап Көнчыгыш урамына кадәр су бирү туктатыла.
-
“Ярминкәдә утын алып булмады”
Редакциягә Базарлы Матактан үзен Низамова дип таныштырган ханым шылтыратты.
-
Әлки районында кукуруздан силос салу башланды
Районда урып-җыю эшләренең 90 проценты башкарылды.
-
Әлки районында бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре операция үткәрә
Бүген, 13 сентябрьдә, юлларда иминлекне тәэмин итү, аварияләрне кисәтү, кешеләрнең зыян күрүенә юл куймау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре "Әлки хәбәрләре" район газетасы журналистлары белән берлектә юлларда махсус операция үткәрәләр. Рейдлар вакытында күбесенчә транспорт йөртүчеләр һәм пассажирларның хәвефсезлек каешларын каптырып йөрү-йөрмәүләренә игътибар биреләчәк.
-
Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәләхиев: исламның тынычлык дине булуын гамәлдә дә күрсәтик
8 сентябрьдә районыбызның барлык мәчетләрендә җомга намазы вакытында Россиядә һәм башка илләрдә төрле елларда террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләр рухына дога кылынды.
-
Әлки районында шәхси хуҗалыклардан сөт сату күләме кимеми
Сентябрьнең беренче декадасында шәхси хуҗалыклардан 234 тоннадан артык сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылды.