Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кукуруздан силос салу башланды

Районда урып-җыю эшләренең 90 проценты башкарылды.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның берничә филиалы һәм "Хузангай" җәмгыяте районда үз җирләреннән уңышны җыеп алып, комбайннарын башка районнарга ярдәмгә озаттылар.

Бүгенгә районда тулаем 110 мең тонна икмәк суктырып алынды. Уртача уңыш гектардан 35,8 центнер тәшкил итә.

Көзге чәчү эшләре инде төгәлләнеп килә. 19400 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Бу планлаштырылганның 90 проценты дигән сүз.

Бу көннәрдә кайбер хуҗалыклар кукуруздан силос салуга керештеләр. 10 мең тоннадан артык яшел масса саклауга куелды инде. Кышлату чорына бер шартлы терлеккә 20,4 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Бер үк вакытта басулардан салам җыю, җир эшкәртү, туңга сөрү дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев