Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында шәхси хуҗалыклардан сөт сату күләме кимеми

Сентябрьнең беренче декадасында шәхси хуҗалыклардан 234 тоннадан артык сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылды.

Көннәр көзгә авышса да, халык сөт тапшыруны киметми. Узган ункөнлектә бер сыерга исәпләгәндә һәр көнне 9 ар килограмм сөт хәзерләнгән. Димәк, авыл халкы хуҗалыкларындагы мал-туардан тотрыклы керем алуны дәвам итә.

Сөт хәзерләүдә узган 10 көндә Иске Салман авыл җирлеге (җитәкчесе Фәнил Җәләлетдинов) алдынгы урынга чыкты. Биредә халыктан 14387 килограмм сөт җыеп озатылган. Иске Матак (Николай Кудряшов), Апак (Илһамия Әбҗәббарова) җирлекләре, 11392 һәм 10207 килограмм сөт хәзерләп, әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев