Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләрне нинди проблемалар борчый? Әлки районы авылларында узасы очрашуларда шул хакта сөйләшергә җыеналар

Тиздән авыл җирлекләрендә урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү ниятеннән халык белән очрашулар үткәреләчәк.

Очрашуларга эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары башлыклары чакырыла. Район җитәкчеләре, эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышы булган оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашында узачак әлеге чараларда үз эшен ачарга җыенучылар да байтак файдалы мәгълүмат алачак.

Очрашулар башланганчы авыл эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларны әзерләп куйсыннар иде. Мондый чаралар тагын да файдалы, нәтиҗәле үтсен өчен, сезнең нинди белгечләргә сорау-тәкъдимнәрегез булуы хакында да җиткерүегез сорала. Барлык уй-фикерләрегезне авыл җирлекләре башкарма комитетларына юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев