Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәләхиев: исламның тынычлык дине булуын гамәлдә дә күрсәтик

8 сентябрьдә районыбызның барлык мәчетләрендә җомга намазы вакытында Россиядә һәм башка илләрдә төрле елларда террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләр рухына дога кылынды.

Шулай ук мәчетләрдә террорлык һәм экстремизм куркынычы, бу яман күренешләрнең ислам дине белән бернинди уртаклыгы булмавы хакында вәгазьләр укылды. Җомга намазына килүчеләр бер гаепсез кешеләр канын коючы террорчыларны кискен гаепләүләрен белдерделәр, "без, мөселманнар, теләсә кайсы дин һәм милләт кешеләре белән туганнарча дус һәм тату яшәргә телибез", диделәр.

Әлхәмдүлилләһ, без - мөселманнар. Без ислам динендә, бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылып яшибез. Без үзебезгә дөнья һәм ахирәт изгелеген теләгәнлектән, башкаларга да шуны телибез.

Ни кызганыч, соңгы вакытта еш кына исламны террор һәм көч куллану белән янәшә куя башладылар. Массакүләм мәгълүмат чараларында әледән-әле "ислам терроры" дигән гыйбарәне очратасың. Хәзерге вакытта сугыш барган илләргә карап та исламга хаталы бәя бирәләр. "Мөселманнар - экстремистлар һәм террорчылар",-дип әйтүчеләр дә бар. Әмма бу тамырдан ялгыш фикер. Ислам белән террорлык, экстремислык арасында бернинди уртаклык юк. Ислам диненең исеме үк тынычлык дигәнне аңлата. Әгәр без ислам тарихына күз салсак, шуңа инанабыз: динебез сугышка, көч куллануга, бәрелешләргә китерүче сәбәпләрне беркайчан да хупламаган. Мөселман дине гомер-гомергә иң изге максатларга: мәрхәмәткә, түземлелеккә, кешене кызгана белүгә, тынычлыкта һәм иминлектә яшәргә өндәгән. Ислам мөселманнарның җәмгыять белән мөнәсәбәтләрендә дә тынычлыкны, татулыкны алга сөрә. Ул безгә кешеләр белән, аларның нинди расадан, милләттән, диннән булуына карамастан, дустанә яшәргә куша. Без бүген икеләнми әйтә алабыз: мөселманнар һәрвакыт бүтән дин вәкилләренә карата толерантлык, ягъни түземлелек күрсәтәләр.

Бәхәссез, ислам көч куллануны һәм террорны кире кага. Чөнки бер гаепсез кешене үтерүче (бер генә кешене үтерсә дә) бөтен кешелекне үтерүчегә тиң була, дип өйрәтә ислам дине. Кеше үтерүне Коръән иң зур, иң авыр гөнаһ дип атый. Динебез хаксызга кеше үтерү түгел, хәтта бәндәне рәнҗетмәскә куша.

Мөхтәрәм җәмәгать, бер-беребезне тынычлыкка өндик, тату-имин яшәү өчен бөтен көчебезне куйыйк. Моны сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтик. Террорлыкның афәт-бәлаләрен, исламның тынычлыкка чакыруын һәм ислам диненең тынычлык дине икәнен һәркем аңласын иде. Бер-беребез белән аңлашып, дустанә яшәгәндә генә без рәхәтләнеп эшли, балалар үстерә алырбыз, туган җиребез чәчәк атар.

Ирек хәзрәт Сәләхиев,

район имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев