Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ярминкәдә утын алып булмады”

Редакциягә Базарлы Матактан үзен Низамова дип таныштырган ханым шылтыратты.

-Сез газетада 30 августта булган ярминкә турында язганда "урман хуҗалыгы китергән утын да сатылып бетте" дигәнсез. Ул утын ярминкәгә килгәнче үк сатылган иде. Мин махсус көтеп торып, утын төягән трактор килеп туктауга ук янына бардым. 6 мең сумлык ярылган утын сатылды инде, диделәр. Янәшәдә 14 мең сумнан утынлык агач төягән машина тора иде. Анысы да сатылган, диделәр. Нигә аны алдан сатылган булгач ярминкәгә алып чыктылар икән соң? Без 5-6 кеше утын ала алмыйча кайтып киттек ярминкәдән. Дөрес, башка әйберләр- терлек азыгы, бөртек, ит, яшелчәләр - барысы да мулдан иде,-дип сөйләде ул.

Без газета укучыбызның соравын район урман хуҗалыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллинга җиткердек.

-Ярминкәгә сатылган утынны алып чыкмадык, билгеле. Көзгә кергәч утынга сорау арта. Безнең трактор, машиналарга төяп чыккан утынны да иртәдән сатып алганнар. Әмма бит без утынны базадан ел дәвамында сатабыз. Кем кирәксенә, 2-13-12 телефоны буенча шылтыратып заявка гына бирәсе. Утынны өегезгә китереп бирәбез,-дип җавап бирде район урман хуҗалыгы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев