Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәр, Иске Алпар авылында яшәүче Рамис Гаязовка бүләк тапшырылды

Иске Алпар авылында яшәүче Рамис Гаязовка район башлыгы Александр Никошин Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Рәхмәт хатында: “Хөрмәтле Рамис Әнвәр улы! Сезгә Иске Алпар авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә, иганәче буларак, зур өлеш кертүегез өчен, олы рәхмәтемне җиткерәм.

Сезнең эш сөючәнлегегез, үзегезгә куелган бурычны намус белән башкаруыгыз, игелекле гамәлләрегез зур бәягә һәм хөрмәткә лаек. 
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм киләчәк эшчәнлегегездә дә яңа уңышлар телим”, – диелә. 

Рамис Гаязов дистә елдан артык эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ул сирәк һәм халык өчен бик тә кирәкле юнәлештә эшчәнлек алып бара. Аның Чулман елгасында арендага алган мәйданы бар. Ул шунда бригадасы белән балык тота һәм табышын халыкка сата. Үзе исә, елга балыгына сорау бик зур, ди. Балыкны әлкилеләрдән тыш, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары халкы да яратып ала икән.
Рамис Әнвәр улы иганәчелек өлкәсендә дә зур эшләр башкара. Ул ел саен ялгызларга, мохтаҗларга 1 тоннага чаклы елга балыгы тарата. 
Эшмәкәр бакчачылык, терлекчелек, умартачылык белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Еш кына яңа тотылган балык белән беррәттән ул халыкка бәрәңге, бал, атланмай тәкъдим итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев