Фаяз Фәттахов: Базарлы Матакта 11 видеокамера урнаштыруны планлаштырдык
Комиссия утырышында быелның беренче кварталында район халкының тормыш иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләр каралды
–Бинаның куркынычсызлык паспорты булу әле бар нәрсә дә яхшы дигән сүз түгел. Әлеге паспорт даими яңартылырга, аңа кирәкле төзәтмәләр кертелеп торырга тиеш,–диде террорга каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында ведомстводан тыш каравыл хезмәте бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Гатин.
Комиссия утырышында быелның беренче кварталында район халкының тормыш иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләр каралды. Бу турыда Базарлы Матак башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов чыгыш ясады. Ул болай диде:
–Без күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән сөйләшеп, саклану чараларын кабат исләренә төшердек. Бүгенге вәзгыятьтә куркынычсызлык мәсьәләләренә барыбыз да игътибарлы булырга тиеш. Үзебез яшәгән тирәлектәге үзгәрешләрне күрми калмыйк, аларга битараф булмыйк, дип аңлатабыз халыкка. Мәсәлән, торак йортлар янында моңарчы күрелмәгән, таныш булмаган автомобильләр барлыкка килүгә шик белән карарга өндибез, чит кешеләргә игътибарлы булуларын сорыйбыз. Йортларның чормаларына менү, подвалларга төшү юлларын бик астына куйдык. Район үзәгендәге олы юл кисешенә һәм Үзәк паркка видеокүзәтү приборлары куйган идек. Быел исә башка паркларга һәм скверларга, Лисенков исемендәге музей янына, Балалар иҗаты йорты каршына, күпфатирлы йортлар буена тагын 11 видеокамера урнаштыруны планлаштырдык,–ди Фаяз Фәттахов.
Комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, буш торган өйләргә игътибарлы булуларын сорады. Кеше яшәми торган өйләрнең тәрәзә-ишекләре беркем керә алмаслык итеп кадакланган булырга тиеш, диде ул. Бу мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелсә дә, Иске Чаллы, Иске Алпар җирлекләрендә хуҗасыз өйләрнең ишек-тәрәзәләре кадакланмаган булуы ачыкланган.
Утырышта Ураза бәйрәмнәрен имин үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр
белән район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Марат Сәлахов таныштырды.
Халыкка медицина хезмәте күрсәтү учреждениеләрен террорчылык актларыннан саклау хакында баш табиб урынбасары Игорь Леонтьев сөйләде. Ул, бәла-каза килеп чыга калса, хастаханәдә резерв урыннар, запас медикаментлар булуын әйтте.
Террорчылыкка каршы көрәш буенча район комиссиясе сәркәтибе Алсу Хәйруллина балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, кайбер сәүдә нокталарында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату максатында өйрәнүләр үткәрергә кирәк, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев