Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Матак җирлеге советы утырышында: үзара салымны бөтен кеше түләсә, авыл өчен тагын да күбрәк эшләнер иде

    Иске Матак авыл җирлеге – районда иң зурларның берсе. Аның составындагы алты авылда 982 кеше яши. Пенсионерлар барлык халыкның дүрттән берен генә тәшкил итә. Җирлектәге 535 кеше хезмәткә сәләтле. Бу Иске Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Николай Кудряшов китергән кайбер саннар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иске Матак җирлегендә яшәүчеләрнең Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә зур оешканлык белән катнашуы хакында газета битләрендә әледән-әле  яздык. Монда берничә гаилә товарлар белән һәр ярминкәгә барган. Үзләре җитештергән ит, яшелчәләр белән сату итүче Петр Бровков, дару үләннәре, шәп мунча себеркеләре тәкъдим итүче Николай Лычников, сөт һәм сөт ризыклары, яшелчәләр белән сәүдә итүче Галина Исаева районда үткәрелә торган ярминкәләрдә дә гел катнашып киләләр. Аларның товарларына Казанда да сорау зур булган.

    Гомумән, җирлектә мал-туарны күп асрыйлар. Биредә 290 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 154 е сыерлар. Юрий Советников, Александр Максимов, Владимир Демидов гаиләләре үз хуҗалыкларында бишәр һәм аннан да күбрәк сөтбикә тоталар. Валерий Саранкин, Иван Ярославлев, Илья Лаврентьев, Николай Лаврентьев, Валерий Ишмулкин өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асрыйлар.

    Үз кирәкләреннән арткан сөтне сатып гаилә бюджетын тулыландыручылар да байтак. Узган ел җирлектән хәзерләүләр пунктларына 311 тонна – 5 миллион 200 мең сумлык продукция җыеп озатылган.

    Җирлек башлыгы Николай Кудряшов узган 2018 елда авылларда башкарылган эшләрне санап чыкты. Алар бихисап. Һәр авылда ел дәвамында төрле проблемалар чыгып торган, һәм алар хәл ителә барган. Чүп-чар түгелә торган урыннар тәртиптә тотылган, Иске Матак һәм Татар Шәпкәсендәге биотермик баз төзекләндерелгән, урман посадкасын (14,5 километрда) корыган агачлардан арындырганнар. Иске Матак, Чуаш Шәпкәсендә чишмәләр тәртипкә китерелгән. Су линияләрен, урам утларын ел дәвамында төзек тотарга тырышканнар.

    Чуаш Шәпкәсе зиратын яңа койма белән әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары сатып алынган. Ә Яңа Сихтермәдәге мәңгелек йортны яңа койма белән тотып та куйганнар. Югары Матакта 136 метр озынлыктагы урам юлына вак таш җәелгән. Иске Матак һәм Югары Матактагы урам юлларына түшәү өчен вак таш кайтарылган.

    Иске Матакта яңа мәдәният йорты ачылу да биредә яшәүчеләр өчен бик зур сөенеч булды. Аның янындагы иске клуб бинасын  сүтеп, материалларын урам юлларына түшәп куйганнар. Иске Матактагы күлне чистартканнар. Бу эшләр нигездә үзара салым акчасына башкарылган. Авыллар өчен тагын да күбрәк эшләнгән булыр иде, әмма үзара салымны бар кеше дә түләмәгән. Андыйларның исемлеген бөтен кеше күрә торган урыннарга эләргә, дигән тәкъдим дә булды.

    Иске Матак һәм Югары Матак авылларында “Кызыл Шәрык-Агро”ның маллары асрала. Авыл кешеләренең бер өлеше шунда үзенә хезмәт урыны тапкан.

    Җирлек авылларында үткән җыеннарда халык үзен борчыган байтак мәсьәләләрне күтәрде. Әйтик, Иске Матакта бер апа “суга счетчик куйдырып, шуның буенча түлисе иде”, ди. Теләге булган һәр кеше күпме су файдаланганын исәпкә алучы счетчик куйдыра ала. Районда болай эшләүчеләр бар. Ә җыенда катнашучылар: “Җәй көне яшелчә өчен бик күп су файдаланыла бит, счетчикны кире алдырырга туры килмәгәе”,–дип, моның отышлылыгына шик белдерделәр.

    “Эчә торган су чиста түгел, системаны өрдереп чистартасы иде”, дигән тәкъдим белән барысы да килештеләр. Моны көннәр җылыта төшкәч башкарырга булдылар.

    Иске Матак җирлеге советы киңәйтелгән утырышында Татарстан Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең  Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов катнаштылар. Алар каты көнкүреш калдыкларыннан котылу буенча быелдан гамәлгә кергән канун турында аңлаттылар, бу җәһәттән халыкта туган сорауларга ачыклык керттеләр.

    Район башлыгы Александр Никошин авылларда хезмәткә сәләтле кешеләргә “Хузангай” җәмгыятенә, Иске Чаллы терлекчелек комплексына йөреп эшләү мөмкинлеге хакында сөйләде. Ул шулай ук авылда яшәүчеләргә бирелә торган субсидияләрдән активрак файдаланырга чакырды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: