Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Әлки” кооперативы республика җыенына оригиналь тортлар әзерләгән  

    Бүген, 25 февральдә, Казан кооператив институтында Татарстан кооператорлары һәм кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләре җыелышы уза. 

    Реклама

     
    Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә безнең зур делегация катнаша. 
    Республика кооператорлары күргәзмәсендә “Әлки” кулланучылар кооперативының икмәк, камыр ризыклары, сөт эшләнмәләре, хәләл ит продукциясе, ярымфабрикатлары да зур урын алып тора. Әлки кызлары әлеге чара өчен махсус Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап тортлар да әзерләгәннәр. 
    Әлеге күргәзмә белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: