Реклама
Көзге чакырылыш буенча беренче төркем егетләр Россия Кораллы Көчләренә алынып, солдат шинеле кияргә өлгерде дә инде.
Әлки һәм Спас районнары Хәрби комиссариатыннан 13 егет озатылды. Аларның алтысы безнекеләр – Базарлы Матак, Түбән Салман, Үргәгар, Югары Әлки, Каракүл, Иске Матак авылларыннан. Егетләр хәрби белгечлеккә ия – сугышчан транспорт йөртүчеләр. Аларның кай якларда хезмәт итүе дә билгеле: берсе Оренбург, икесе Екатеринбург, калганнары Волгоград шәһәрләре тирәсендә дислокацияләнүче частьләргә җибәрелгән.
Районыбыз шефлык иткән Оренбургтагы частькә улларыбызны декабрь башында озатачакбыз. Әлки районыннан армиягә бу көздә 36 егет китәр дип планлаштырыла.