Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки мелиораторлары Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрде

Узган шимбәдә Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки “Мелиорация” ПМК коллективы Казанда Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрүдә катнашты.

Бу көнне “Татмелиорация” системасына кергән предприятиеләр шәһәр халкына үзләре җитештергән һәм бартер ысулы белән алынган продукцияне тәкъдим итте. Биредә бәрәңге, кабак, ташкабак, кишер, суган кебек яшелчәләргә, сөт ризыкларына, иткә, балыкка сорау зур булды.

Мелиораторлар ярминкә кунакларын кайнар чәй, коймак белән дә сыйладылар. Районыбыз сәнгать осталары исә иртәнге сәгать алтыдан көн уртасына кадәр дәртле җыр-биюләре белән халыкның күңелен күрделәр.

Ярминкәнең барышын Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин карап йөрде. Ул мелиораторларның көзге сәүдәгә зур әзерлек белән килүләрен, халыкка чын-чынлап бәйрәм оештыруларын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев