Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Алпар авылы җыенында халык асфальт юлга сикертмә куюны сорады

    Авыл җирендә тормыш күзгә күренеп яхшыра бара. Инде салаларда уза торган җыеннарда халык көнкүреш проблемаларын түгел, бөтенләй яңа сорауларны күтәрә.

    Әле бер-ике дистә ел элек кенә авылда парк төзү, уен яисә спорт мәйданчыгы булдыру турында сөйләшүне күз алдына да китереп булмый иде. Ул елларда җыеннарда халык юлсызлык, авыл урамнарының кичләрен караңгыга чумуы, күперләрнең начар хәлдә булуы, суга тилмерү, телефоннар эшләмәү кебек сорауларны сырты белән күтәрә иде. Хәзер инде ул мәсьәләләрнең күбесе хәл ителде. Халык авылда  яшәү шартларын тагын да яхшырту теләге белән таләпләренең яңаларын  куя. Җыеннарда сүз күбрәк әнә шулар хакында бара.

    Иске Алпар авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Ринас Сәлахов быелның беренче яртысында башкарылган эшләргә хисап тотты. Утырышта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов  катнашты.

    Җирлек башлыгы чыгышыннан күренгәнчә, ел башыннан бирле авылларда байтак эшләнгән. Әйтик, суүткәргечләр яңартылган, Татар Мулла авылында янгын сүндерү машинасы өчен су гидранты ясалган. Шундый ук гидрантны Яңа Алпарга да куйдырачаклар. Яңа Алпар һәм Татар Мулла авылларында балалар өчен төзеләчәк уен мәйданчыгының тирәсен тотарга тимер коймалар сатып алганнар.

    Алпар җирлегендә соңгы ике-өч елда юллар төзелеше зур күләмдә башкарылды. Быел да бу эшләрне дәвам иттергәннәр. Яңа Алпарда 9 Май урамына җәю өчен вак таш ташып куелган. Тиздән “Мелиорация” механикалаштырылган күчмә колоннасы егетләре аны куәтле тракторлары белән урамга тигезләп түшәп тә куячаклар. Яңа Алпар зиратында кирәк-ярак куя торган бинаны яңартканнар. Өч авылга да чүп контейнерлары сатып алып урнаштырганнар. Әле аларның санын тагын арттырмакчы булалар. Бу эшләр башлыча халыкның үзара салымы һәм дәүләтнең шуңа дүртләтә ярдәме хисабына башкарылган. Быел Алпар авылы көнендә салага нигез салган Алпар бабай хөрмәтенә куелган зур ташны ачу тантанасы булды.

    Халыкның җитәкчеләргә җиткерәсе сораулары да  җыелган. Шуларның берсе юл хәвефсезлегенә кагылышлы. Иске Алпарга асфальт юл керә. Машиналар шул шома юлдан зур тизлек белән авылга килеп керәләр. Ә бит юлда балалар булырга, терлек, кош-корт йөрергә мөмкин.  Шул юлга ясалма сикертмәләр ясап булмасмы, ди халык. Бу гозерне юл төзүчеләр белән киңәшләшеп хәл итәргә булдылар.

    Алпарда бик күпләр телевизорны Летай кабельле элемтәсе аша карыйлар икән. Яшен вакытында берничә гаиләнең Летай җиһазлары янган. “Аны яшен зыян китермәслек саклык чаралары белән эшләп булмыймы?” – дигән сорауга “Таттелеком” белгече: “Яшенле яңгыр вакытында Летай җиһазын да, телевизорны да электрдан өзеп торырга кирәк”,–дип киңәш итте.

    Олы яшьтәге берничә апа пенсияләрен яңадан исәпләтеп карарга теләүләрен әйттеләр. Аларның гозеренә Пенсия фондының район идарәсендә ачыклык кертеп җавап биреләчәк.

    Җыен азагында бүләкләүләр булды. Район башлыгы уорынбасары Рәшит Билалов 50 һәм 55 ел тату, матур гомер кичергән Раиф һәм Разия Нуретдиновларны, Әнвәр һәм Карибә Камаловларны җылы тәбрикләп, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: