Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Атлар узышында җиңүчеләр генә түгел, артта калучылар да хөрмәтләнде

Сабан туеның алыштыргысыз ике  бизәге – асыл бәйгесе бар. Ул да булса – милли көрәш һәм атлар чабышы. Елга бер килгән бәйрәмдә сынатмас өчен икесенә дә айлар буе әзерләнергә кирәк.

Атлар ярышы быел аеруча кызыклы һәм җанлы үтте. Анда нигездә үзебезнең юртаклар һәм чабышкылар катнашты. Узышны тамаша кылырга килүчеләрне тагын бер күңелле вакыйга көткән икән – юртаклар, ярымтокымлы чабышкылар, авыл атлары ярышыннан соң татар атлары бәйгесе узды. Татар токымлы алты атны Сабан туена  Әхмәттән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакиров әзерләткән. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

ВИДЕО


Элегрәк елларда атлар узышын карарга башлыча ир-атлар килә, хатын-кызлар анда-санда гына күренә иде. Хәзер исә тамашачылар арасында асыл затларыбыз да, балалар да күп. Гаиләләре, туган-тумачалары белән килүчеләр байтак. Тамаша кылучылар өчен ипподромда күп кешене сыйдырырлык өсте ябулы  урыннар да бар.
Менә трибуналар халык белән тулды, атлар узышы үтәсе киртә буйларына да күп кеше җыелды. 

Ярышларны  җанлы, эчтәлекле итеп районыбызның спорт остасы – тренер Рифкать Сәгъдиев алып бара. Менә ул тамашачыларны беренче ярышта катнашучы атлар, аларның хуҗалары белән таныштырды. 
Иң элек ярымтокымлы атлар ярышына старт бирелде. Бу бахбайлар 2400 метр ераклыкка чаба. Димәк, төп трибуна яныннан ике тапкыр узып китәчәкләр. 
Беренче әйләнештә үк “Алексеевскдорстрой”ның Марсель кушаматлы аты белән Михаил Недорезов алга чыкты һәм дистанциянең буеннан буена лидерлыкны саклады. Икенче булып финишка Түбән Әлкидән Салават Исхаков килде. Салават Сабан туйларында, ат чабышларында күп тапкырлар җиңү яулаган егет. Өченче булып исә финиш сызыгын шул ук Түбән Әлкидән җайдак Радик Гәрәев аты узды. 
Рифкать Сәгъдиев икенче узышта катнашучылар белән таныштыра. Бу юртаклар, җиңел тарантаслар җигелгән атлар бәйгесе. Ярышка дүрт экипаж чыга. 

Юртаклар узышы үзенә бер кызык. Монда тарантаска утырган спортчыларны күзәтү дә күңелле. Алар инде спорт киемнәреннән, башларында шлемнар. Юртакларны дистанциянең кайсы өлешендә ничек чаптырырга икәнен тоемлый-белә алар. 
Старт бирелүгә, Сергей Хныченков идарә иткән ат (“Алексеевскдорстрой”) алга ыргылды. Ярты дистанцияне узгач, “Хузангай” җәмгыятенең  Неаполь Люкаш исемле юртагы (тарантаста – Александр Семин) аның белән башта тигезләште, аннан алгарак та чыкты. Әле финишка берничә йөз метр ара бар – кайсы юртакның көче күбрәк калган? Александр Семин аты финиш сызыгын беренче чабып үтте, аның артыннан ук “Алексеевскдорстрой” бахбае килде. 
Өченче булып килгән Чиябаш юртагына һәм аның спортчысы Риф Гайфуллинга да халык дәррәү кул чапты. Тугыз яшьлек Приора кушаматлы аты белән алар бәйгегә матур бизәк өстәделәр. 
Түбән Әлкидән Марат Гобәйдуллин турысы  дүртенче урында калды. Бу ат монда иң яше иде – аңа бары дүрт яшь. Әмма ул инде ике яшеннән зур ярышларда катнашып килә. Районда беренчелекне алганы да бар. Ни кызганыч, Сабан туе иртәсендә күнегүләр вакытында бахбай аягын авырттырган булган.

Авыл атлары узышы да һәрчак кызык үтә. Болар бит йорт-җирдә мең дә бер төрле эш башкаручы акыллы, күндәм маллар. Аларга Сабан туена дип махсус ашату, өйрәтүләр дә бик эләкми. Шуңадыр да бу атлар узышканда тамашачылар арасында аерым бер кызыксыну, җанлылык хөкем сөрә. 
Түбән Әлкидән ярымтокымлы атлар бәйгесендә дә катнашкан Радик Гәрәев бу ярышта Малыш кушаматлы атка атланып чапты. Ул бу узышта барлык көндәшләрен артта калдырып, финишка беренче килде. Аның артыннан килүчеләр дә – алдагы ярышлардан таныш җайдаклар. Икенче урында – “Алексеевскдорстрой”дан Михаил Недорезов, өченче – Түбән Әлки егете Салават Исхаков.
Соңгы булып килгән Рәис Төхвәтуллинга һәм аның Майка исемле турысына халык аерым бер хөрмәт күрсәтте. Бу татар халкының электән калган күркәм гадәте – ярышта ахырга калган ат өчен махсус бүләкләр дә әзерлиләр. Юхмачы авыл җирлегеннән килгән Рәис Төхвәтуллин бәйгенең иң өлкән катнашучысы икән. Ул алтынчы дистәне ваклый. Тугры атына да 17 яшь инде.

Һәм менә татар токымлы атлар ярышы башланды. Бу бәйгене район Сабан туена махсус килгән “Татаркино” төркеме дә төшерде. 
Әхмәт фермеры Фәнис Бакиров республикада беренчеләрдән булып татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның инде 400 ләп аты бар. Шуларның 300 гә якыны татар атлары. Бу хайваннар буйга тәбәнәк, алтынсу төстә. Аларның төп сыйфатлары – чыдамлылар, табигать шартларында үзләре азык табарга сәләтлеләр, чебен-черки, кигәвен ише канэчкеч бөҗәкләрдән курыкмыйлар, чөнки тәннәрендә аларга каршы махсус сыекча бүленеп чыга.
Болар узыш атлары түгел. Әмма соңгы елларда республикада татар атлары өчен аерым бәйгеләр уздырыла башлады. Анда Фәнис Бакиров атлары да катнаша. 
Сабантуй узышы башланганчы Фәнис безне 13 яшьлек җайдак Алмаз Галимов белән таныштырды. Алмаз Чиябаштан. Ул әле Кырлайда үтәсе республика ярышларына барырга да җыена икән. Егет атларны бик ярата, узышларда җаны-тәне белән бирелеп катнаша. Бу бәйгедә Алмаз Салават атамалы бахбае белән өченче урынны яулады. Максатчан, тырыш бу егетне алдагы елларда без әле иң алдынгылар рәтендә күрербез. 
Татар атлары бик матур чабыш күрсәтте. Халыкка бәйге бик ошады. 

Ат узышларында катнашкан һәркем Сабан туе бүләкләренә ия булды. Бәйге ахырында тагын бер күңелле хәл көткән икән. Нәсел тамырлары районыбызның Татар Төгәлбәе авылына тоташкан Зөфәр Кәримуллин үзенең теләктәше Рөстәм Алтынбаев белән ат узышларында катнашучыларга 100 мең сум акчалата бүләк тараттылар. Бүләкләнүчеләр арасында җиңүчеләр генә түгел, иң яшь, иң өлкән җайдаклар, ахырдан килүчеләр дә булды. 
Зөфәр Кәримуллин заманында Казанда ат спорты комплексын җитәкләгән кеше. Ул “Востокзернопродукт” җәмгыятенә атлар үрчетү мәсьәләсе буенча зур ярдәм дә күрсәткән. 
Зөфәр Якуб улы – Әлки районының шәрәфле гражданы. Якташыбыз быелгы Сабан туеның атлар узышын тагын да күтәреп җибәрде, рәхмәт аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев