Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин урак алдынгыларын кырга барып бүләкләде

Районда урып-җыю экваторына җитте. Уракның беренче атналарында көйсез һава торышы иркенләп эшләргә ирек бирми йөдәтте. Инде комбайнчылар һәр аяз сәгатьне тулы файдаланырга тырышып эшлиләр. Басуда зур уңышларга ирешеп хезмәт куючы механизаторларны район башлыгы Александр Никошин кырга барып котлады.

“Хузангай” ҖЧҖ комбайнчылары бу көннәрдә Татар Төгәлбәе кырларында эшлиләр. Биредә 22 комбайн уҗым бодае суктыра. Урак башыннан иң күп бөртек суктырган Вячеслав Илюхинны район башлыгы Александр Никошин хезмәт җиңүе белән тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

Вячеслав Илюхин үзенең “Акрос” комбайны белән бу уракта 750 тонна бөртек суктырып алган. Ул әлеге комбайнда дүртенче ел эшли. Һәр уракта үзенә беркетелгән техниканы  җентекләп ремонтлый. Шуңа урып-җыю чорында ул зур ватылуларны белми.

Вячеславның бертуган абыйсы Василий исә басудан игеннәрне амбарга ташуда хезмәт куя. Илюхиннар уңган, тырыш, булдыклы булулары белән халык арасында абруй казанган.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы ике комбайны бу көннәрдә “Борискино” отрядында арпа суктыра. Әлеге кыр корабларының берсен иярләүче Иван Калмыков – филиалда иң күп бөртек суктыруга ирешкән комбайнчы. Урак башланганнан бирле ул комбайны бункерыннан 850 тонна  ашлыкны элеваторга озаткан.

Иван Калмыковны район башлыгы зур хезмәт җиңүе белән кайнар котлады.

–Сез күп комбайнчыларга үрнәк булып торасыз. Вакыт белән исәпләшми, ару-талуны белми эшләгәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм,–диде Александр Никошин, кыр батырының кулын кысып.

“Көнчыгыш Әлки” филиалында исә комбайнчы Әсхәт Шәрипов алдынгылыкны тота. Ул бу көннәрдә “Үргәгар” отряды басуларында арпа суктыруда эшли. Быел арпа культурасы өчен ел бик уңышлы булмаса да,  бу кырда гектардан 20 центнердан артык уңыш чыгып бара. Әсхәт Шәриповка район башлыгы тырыш хезмәте өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, алга таба да темпны киметмичә эшләвен теләде.

Ташбилге комбай нчылары соңгы көннәрдә борчакны турыдан-туры суктыруда хезмәт куялар. Бу авылда яшь, тырыш механизаторлар шактый. Шундыйларның берсе – комбайнчылар династиясе дәвамчысы Дилүс Латыйпов.Егет былтыр да район комбайнчылары ярышында алдынгылар исемлегеннән төшмәде. Быел да Дилүснең хезмәт уңышлары куандыра. Александр Никошин яшь комбайнчыга  Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды, аңа республика комбайнчылары бәйгесендә катнашып җиңү яулавын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев