Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Базарлы Матак җирлеге – үзе кечкенә бер дәүләт

    Республикада үзара салым программасы 2013 елда эшли башлады. Базарлы Матак авыл җирлеге әлеге программада беренче еллардан ук катнашып килә. Яңарак кына узган референдумда да Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авыллары халкының 70 проценттан артыгы үзара салымны хуплап тавыш бирде.

    “Минем дә өлешем бар”

    Әлки районы үзәге Базарлы Матак елдан-ел яңара, төзекләнә, матурая. Моны биредә яшәүчеләр дә күреп, сөенеп торалар, читтән кайтучылар да бәяләми калмый. Күркәм үзгәрешләрнең байтагы үзара салым хисабына башкарыла. Димәк, күпләребез “биредә минем дә өлешем бар!”–дия ала.

    Әле кайчан гына Базарлы Матакның үзәк урамнарыннан башкалары кичләрен дөм караңгыда утыра иде. Хәзер исә район үзәгендә  800 лампа яна. Инде аларның күпчелеге энергияне сакчыл файдалана  торганына алыштырылды. Монысы да халык акчасын санап, бәрәкәтле тоту өчен эшләнә.

    Йорттан чыккан көнкүреш калдыклары мәсьәләсе дә күптән халык өчен җайлы хәл ителде. Башта без пакетлар белән чүп-чарны атнага бер тапкыр өй каршына чыгарып куя идек. Моның уңайсыз яклары шактый булды. Алданрак чыгарсаң, этләр, каргалар тарата, соңласаң – машина китеп барган була, чүп-чарыңны атна буе асрарга кала. Ә хәзер, күз тимәсен, урам саен ничәшәр контейнер. Үзеңә кайчан уңай, шунда чүпне илтеп сала аласың.

    Әле уңайлыкларны арттыруны тагын дәвам иттерергә дип торалар. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин әйтүенчә, зәңгәр чүп савытлары өчен бетон мәйданчыклар ясарга керешәчәкләр. Барысы 130 мәйданчык эшләргә кирәк булачак. Үзара салымны файдалану эшләренә бу максатларда аерым пункт кертелгән.

    Җәен судан өзмәскә, кышын кардан котылырга

    Базарлы Матак һаман үсә, зурая бара. Аның бөтен ягында йортлар төзелә, яңа урамнар барлыкка килә. Аларга электр, газ кертү, урам юллары  салу зарур. Сүз дә юк, кечкенә бер шәһәрне хәтерләткән район үзәгендә башкарылган эшләр дә, алга планлаштырылганнары да хәттин ашкан. Без алар хакында Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин белән сөйләшәбез.

    –Рәшит Солтанбекович, район үзәгендә төрле эш-мәшәкатьләр, проблемалар чыгып кына тора. Сез аларны хәл иткәндә кайсыларына өстенлек бирәсез, ягъни беренче чиратка куясыз?

    –Җәй айларында су мәсьәләсе иң беренче урында. Берәр урамда су белән проблема туса, мин бөтен эшне ташлап аны хәл итүгә алынам. Ә инде кыш көне урам юлларын кар-бураннан чистарту төп бурычка әйләнә.

    –Су дигәннән, мин үзебездән чыгып та фикер йөртә алам – бу юнәлештә район үзәгендә гаять күп эшләнде. Инде проблемалы урамнар бетеп тә барадыр...

    –Чынлап та, соңгы берничә елда халыкны су белән тәэмин итү җәһәтеннән шактый күп эшләр башкарылды. Аның күләмлеләре республиканың “Чиста су” программасы нигезендә тормышка ашырылды. Ә менә иске трассаларны яңасына алыштыру, өстәмә су линиясе сузу кебекләре үзара салым средстволарына эшләнде. “Золотая долина” сәнәгать мәйданчыгында зур эшләр башкарылды. Биредә су скважинасы ясалды, 400 метр су линиясе сузылды. Мәйданчык территориясендә 630 кВт куәтле трансформатор подстанциясе куелды. Биредә 10 резидент эшен башлар, алар халыкны өстәмә хезмәт урыннары белән тәэмин итәр дип күздә тотыла.

    Киләсе елда Тынычлык, Көньяк, Үзәк Усадьба урамнарындагы һәм Түбән Биктимер авылындагы су скважиналары тирәләрен санитар зона ясап киртәләп алырга планлаштырабыз.

    Гомер булмаганны, авыл җирлеге башкарма комитеты үзара салым средстволары хисабына запаска 50 һәм 100 миллиметр калынлыктагы 1,5 километр озынлыкта суүткәргеч, су суырту насослары сатып ала алды. Димәк, кичектергесез хәлләр туганда шунда ук ремонт эшләренә керешә алабыз.

    –Бүген без “район үзәге кичләрен тулысы белән яктыртыла” дип әйтә алабызмы?

    –Әйе, район үзәгенең 64 урамы һәм Түбән Биктимернең 3 урамы тулысынча яктыртылды. Әмма бу эш әле дәвам итә. Чөнки халык тыкрыкларга, урамнар, юллар кисешкән урыннарга өстәмә лампалар куюны сорый. Моннан тыш, Базарлы Матакның Крайнов урамында заманча фонарь баганалары утырту дәвам итә. Бу эшне без 2017 елда башладык. Хәзер светофордан алып авыл үзәгенә кадәр шундый күркәм юл буе утлары яна. Инде район хакимиятеннән үзәк хастаханә юнәлеше буенча  яктырткычлар өчен баганалар урнаштыруга керештек.  Бу эшләр халыктан кергән үзара салым хисабына башкарыла. Һәм аларны читтән кеше ялламыйча, үз егетләребез белән җиңеп чыгарга ниятлибез.

    Зиратка карап бәя бирәләр

    –Гомер-гомергә зиратларны тәртиптә тоту, аларның тирәләрен тотып алу халык ярдәме белән башкарылган. Мәңгелек йортларның нинди хәлдә булуына карап биредә ниндирәк кешеләр яшәве турында нәтиҗә ясаганнар. Базарлы Матак җирлегендә бу юнәлештә дә алга китеш шактый бит?

    –Үзара салымга планлаштырылган эшләр арасында зиратларны тиешле хәлдә тоту буенча аерым пункт бар. Без соңгы ике елда Базарлы Матактагы мөселман һәм праваслау зиратларында шактый җитди эшләр башкара алдык. Зиратлар тимер койма белән әйләндереп алынды. Аларның берсендә хуҗалык кирәк-яраклары кую өчен бина, икенчесендә янкорма төзелде. Зиратлар карт агачлардан чистартылды. Инде Түбән Биктимер зираты тирәсен тотып алуны төгәллисебез бар.

    –Парклар төзелеше һәм ремонты өчен дә үзара салым средстволарын файдалану карала. Инде паркларда эшләр төгәлләнүгә таба барадыр?

    –Район үзәгендә дүрт ял паркы төзелде. Һәр елны аларда буяуларны яңарту, яктылык фонарьларын карап тору, балалар уен мәйданчыкларына ком китерү, Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршылар кую, яктырткычлар белән бизәү эшләре башкарыла. Һәр парк берәр оешмага беркетелгән. Үзәк паркны Базарлы Матак мәктәбе укучылары, коллективы тәртиптә тотса, Геройлар паркын Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Тыл хезмәтчәннәре скверын Лисенков исемендәге музей, Ана даны  паркын исә “Теремкәй” балалар бакчасы хезмәткәрләре карап тора. Бу коллективларга олы рәхмәтләр җиткерәм. Паркларда төрле чаралар үтеп тора, анда һәрчак тәртип, чисталык хөкем сөрә.

    Ел саен алты-җиде урамда юл ясала

    –Район үзәгендә юллар мәсьәләсе җитди булып кала. Югыйсә бу юнәлештә башкарылган эшләр дә бихисап...

    –Базарлы Матакта һәр елны алты-җиде урамга яңа юл салына яисә ремонтлана. Быел Социализм, Петухов, Кыр, Сөләйманов, Актай урамнары юлларына асфальт вагы түшәлде. Ленин урамында җәяүлеләр бульвары төзелде, тротуарлар ясала. Әле тагын берничә яңа урамда яшәүчеләр каты түшәмәле юллар турында хыялланалар. Монысын инде алга таба эшләрбез.

     

    Рәшит Мусин Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып алты ел эшли. Бу дәвердә җирлектә бик күп яңарыш-үзгәрешләр булды. Тәҗрибәле җитәкчегә көн саен күп эшләргә алынырга, мең дә бер төрле мәсьәләне хәл итәргә туры килә.

    –Бөтен эшкә берьюлы өлгереп тә, акча җиткереп тә булмаса да, район үзәге торган саен ямьләнә, халык өчен яшәргә уңайлана бара. Әлбәттә, җирлектә башкарыла торган бу зур эшләрнең башында район җитәкчесе, Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошин тора,–Рәшит Мусин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: