Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Чиябаш җирлегендә ел буе бер бала да тумаган

    Узган ел Чиябаш җирлегендә дистә миллионнар белән исәпләнгән эш башкарылды –Чиябаштан Мулланур Вахитовка юл салынды. Әлеге таш юлга бу якта яшәүчеләр чын-чынлап сөенгәннәр. Шул хакта җирлектә узган халык җыенында да сүз булды.

    Авылларда тормыш күзгә күренеп яхшырды. “Шәһәрне макта – авылда яшә” дип рәхәтләнеп тормыш алып барасы гына. Әмма салаларда халык елдан-ел кими бара. Хәзер Чиябаш җирлегендәге ике авылда 127 хуҗалык калган, 360 кеше яши. Менә узган ел да бер бала да тумаган, биш кеше бакыйлыкка күчкән. Авылда мәктәп, балалар бакчасы ябылды.

    Чиябашта халык гомергә эшчән булды, таза тормышта яшәде. Бүген дә күпләр йорт тутырып мал-туар асрый. Әнә Хәнифә Гайнуллина җиде сыер тота. Алар гаиләсе былтыр 20 тоннага якын сөт тапшырган. Резидә Әхмәтова гаиләсе алты сыердан 24 тоннага якын сөт саткан. Биш сыерлы Дания Хисмәтова хуҗалыгы 16 тонна сөт тапшырган. Дүртәр сыер асраучы Фәнисә Фәттахова, Фәүзия Насыйрова, Румия Кәримова, 8 тонна һәм аннан да күбрәк сөт сатып, гаилә бюджетларын тулыландырганнар.

    Биредә “Минсабиров” крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшли. Алар хөкүмәттән субсидия алып 100 баш терлеккә исәпләнгән ферма бинасы төзеделәр. Нияз Минсабировның хәзер 80 баш сыеры, 25 баш бозавы бар.

    Авыл халкының медицина хезмәте күрсәтү буенча сораулары булмады. Әлеге тема буенча Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина үзе сүз алды.

    –40 кеше генә яшәсә дә, Мулланур Вахитов авылына яңа фельдшер билгеләдек. Дөрес, халык аз булганга ул ярты ставкага эшләячәк. Ә менә Чиябаштагы фельдшер-акушерлык пунктын мин элеккеге мәктәп бинасына күчерүне сорар идем. Хәзерге урында ФАПта тиешле температура тотуы да авыр,–ди баш табиб.

    Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин үз чыгышында урам юлларын төзекләндерү буенча башкарылган кайбер эшләргә тукталды.

    –Без урам юлларына ком түшәү, вак таш китертү өчен шәхси эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновка акча күчереп куйдык. Ком карьеры ачарга рөхсәт сорап Мәскәүгә документлар җибәрдек. Рөхсәт кәгазьләре килсә, быел җәй урам юлларын төзекләндерү эшләрен башларбыз. Ә үткән ел халык булышлыгы белән Чиябаштагы Тынычлык урамы юлын (350 метр) яхшырта алдык,–диде  авыл җитәкчесе.

    Җирлектә халыкның каты көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләсе әйбәт хәл ителгән. Биредә урам саен икешәр-өчәр чүп контейнеры куелган. Барысы 15 контейнер сатып алынган. Бу үзара салым акчасына башкарылган.

    Реклама

    Шулай ук  авыл халкын даими су белән тәэмин итү  өчен үзара салым күп тотылган. Җирлектә өч су башнясы бар. Алар әйбәтләп буялган, тир-юньнәре тотып алынган. Янган су насослары шунда ук алыштырылган. Моңа өстәп яңа скважина бораулату һәм су трассасы салу буенча смета проекты төзелгән. Моның өчен 340 мең сум акча тотылган. Һәр су башнясына янгын сүндерү машиналары өчен краннар сатып алынган (32500 сумга).

    Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов алда торган юбилейлар хакында сөйләп үтте.

    –Быел бөтен республика белән берлектә ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук районыбыз төзелүгә 90 ел тулуны югары дәрәҗәдә үткәрүгә әзерлек эшләре башланды. Сез дә үзегезнең гаиләдә саклана торган истәлекле документларны, тарихи ядкәрләрне музейлар белән уртаклашсагыз иде,–диде җитәкче.

    Җыенда сораулар бик аз булды. Күпләр үзләрен борчыган мәсьәләләргә җыелыш алдыннан төрле белгечләргә мөрәҗәгать итеп җавап тапкан.  Рафика апа Дәүләтшина гына:

    –Инде кайчаннан бирле урамыбызда йөрергә комачаулаган гаражны алдыруны сорыйм, шул һаман эшләнмәде,– дип ризасызлыгын җиткерде.

    Илфат Сәмигуллин:

    –Без әлеге гараж хуҗасы белән кат-кат сөйләштек. Ул “эшләремнән әзрәк бушауга, үзем үк гаражны сүтеп алам” дип ышандырды,–диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: