Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Герое Галимҗан Шаһвәлиев истәлекләре туган авылына кайтты

    Советлар Союзы Герое Галимҗан Нургаяз улы Шаһвәлиев 1919 елның 23 декабрендә Татар Төгәлбәе авылында дөньяга килгән. Геройның тууына 100 ел тулган көннәрдә ул яшәгән Ярославль өлкәсенең Варегово бистәсе (Большесельский районы) активистлары туган авылына аның сугышчан бүләкләренең күчермәләрен юллаганнар.

    Көннәрдән бер көнне якташыбыз Советлар Союзы Герое Галимҗан Шаһвәлиев яшәгән яклардан тарихчылар Татар Төгәлбәе китапханәчесе Әнисә Фәсахова белән интернет аша элемтәгә керәләр. Алар туган җирендә  батыр сугышчы белән бәйле нинди истәлекле урыннар булуы белән кызыксыналар. Әнисә Фәсахова бу турыда видеоролик әзерләп җибәрә. Ә җавап итеп аңа  Геройның музейда сакланучы орден-медальләре таныклыклары күчермәләрен юллыйлар.

    Соңрак Галимҗан Шаһвәлиевнең кызы Разия ханым да Әнисә Фәсахова белән хәбәрләшә башлый. Ул үзенең әтисенең туган якларын күрәсе килүен әйтә. Музей хезмәткәрләренең дә Герой туып-үскән төбәккә кайту теләге бар икән. Хәзер әлеге сәфәрне оештыру турында сөйләшүләр бара.

    ...1930 еллардагы зәһәр репрессияләрдән качып, Галимҗан Шаһвәлиев гаиләсе авылдан чыгып китә. Идел буенча барып, алар Ярославль өлкәсенә килеп эләгәләр. Шунда төпләнеп тә калалар. Ул вакытта Галимҗанга 12 яшь була.

    1939 елда егет армиягә китә. Ә 1941 елның октябрендә ул фронтка алына.

    Фашистларны Мәскәүгә үткәрмәү өчен барган бәрелешләрдә сапер Галимҗан Шаһвәлиев үзен кыю сугышчы итеп таныта. Ул куйган миналарда дошманның танклары шартлый. Сталинград сугышында да Галимҗан зур батырлыклар күрсәтә, “Сталинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнә.

    Сугышчан юлының күпчелек өлешен Галимҗан Шаһвәлиев понтон-күпер бригадасы отделение командиры буларак уза. 1943 елның 12 мартында Украинаның Каховка районы янында Днепр елгасын кичкәндә Галимҗан Шаһвәлиевкә гаять авыр бурыч йөкләнә. Бу сугышчан заданиене үтәгәндәге батырлыгы өчен бүләкләү кәгазендә менә ниләр әйтелгән:

    “Кызылармияче Шаһвәлиев бригадасына Днепр елгасын кичү өчен күпер салу йөкләнгән иде. Әмма елга ярлары миналанган. Шаһвәлиев үз теләге белән, немецлар яудырган пулялар астында ярларны фашист миналарыннан арындырды. Аннан ул үзенең расчеты белән күпер субайлары кагып чыкты. Әлеге кыюлыгы өчен “Батырлык өчен” дәүләт бүләгенә лаек”.

    1944 елның сентябрендә якташыбыз 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.  

    Реклама

    1944 елның декабрендә Венгриянең Эрчи шәһәре янында Дунай елгасын кичүдә ефрейтор Галимҗан Шаһвәлиев чын геройлык үрнәге күрсәтә. Катер буксирындагы понтонда ул теге як ярга беренче пехота һәм артиллерия десантын чыгара. Үзе дә дошманга каршы һөҗүмдә катнаша. Фашистларның туктаусыз ут яудырган кул пулеметын тончыктыра, 12 немец солдатын юк итә. Яралы килеш ул әле понтонда тагын 10 рейс ясый, елга аша сугышчан техникасы белән ике батальонны чыгара.

    Әлеге батырлыгы өчен 1945 елның 24 мартында якташыбыз Галимҗан Шаһвәлиевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин ордены белән бүләкләнә. Мурманск шәһәрендә инженер-сапер полкы территориясендә Геройның бюсты куелган.

    Соңрак Галимҗан Шаһвәлиевнең хатыны Зоя Мәҗитовна иренең Дунай елгасын кичүдәге батырлыгы хакында болай сөйли:

    “Галимҗан Ватанны шулкадәр ярата, аңа бөтен барлыгы белән бирелгән кеше иде. Ул туган илебезне фашистлардан азат итү өчен чын батырларча көрәшә. Ә Дунай елгасын кичкәндә Галимҗан берничә тапкыр яралана. Ул сәгатьләр буе салкын суда ята. Аяклары каты телгәләнгән хәлдә аны госпитальгә озаталар. Ул анда 9 ай дәвалана. Табиблар яраланган аягын кисмәкче дә булалар. Ирем моңа бик нык каршы төшә. Геройны дәваларга Мәскәүдән табиблар килеп, аягына операция ясыйлар. Шулай итеп ул аякка баса. Дөрес, бераз чатанлый иде. Өйгә 1946 елның маенда гына әйләнеп кайтты”.

    Галимҗан Шаһвәлиев тыныч тормышта торф чыгаруда мастер булып эшли.  Ул 1982 елның 24 мартында вафат була.

    Якташыбыз  яшәгән Варегово бистәсенең бер урамы Галимҗан Шаһвәлиев исемен йөртә, өенә мәрмәр такта куелган. Герой турындагы истәлекләр мәктәп музеенда саклана. 

    Туган җирендә дә Советлар Союзы Герое Галимҗан Шаһвәлиев онытылмый. Татар Төгәлбәендә бер урам һәм мәктәп батыр якташыбыз исемен йөртә. Базарлы Матакта да яңа төзелгән урамга Геройның исеме бирелде. С.Лисенков исемендәге төбәк тарихы музеенда Галимҗан Шаһвәлиев турында экспозиция булдырылды. Район үзәгендәге Геройлар аллеясендә аның истәлегенә стела куелган. Туган авылы Татар Төгәлбәендә дә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан шундый истәлек стеласы  ачу күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: