Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: иң эреләрнең берсе – Иске Матак җирлегендә проблемалар да күп

    Алты авылны берләштергән, меңгә якын кешесе булган Иске Матак җирлегендә өч торак пунктта отчет җыелышлары булып үтте. Халыкның җирлек башлыгына да, район җитәкчелегенә дә сораулары шактый җыелган иде.

    Иске Матак – районда иң эре җирлекләрнең берсе. Һәр авылның көн дә туып торган проблемалары, мәшәкатьләре була. Шуңа да җирлек башлыгы Николай Кудряшовның эше ел дәвамында тынгысыз. Кая өлгереп җитми, кайсы эшне хәл итәргә финанс мөмкинлеге чабудан тарта. Авылларда үткән җыеннарда халык шул сорауларны күтәреп чыга да инде.

    Биредә 355 хуҗалыкта 986 кеше теркәлгән. Алты авылда былтыр нибары ике бала туган. Ә үлүчеләр саны 16 га җиткән. Бары бер никах теркәлгән.

    Иске Матак мәктәбе – районда иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Биредә 65 укучы белем ала. Биш авылдан балаларны мәктәпкә ике автобус йөртә. Балалар бакчалары ике авылда – Иске Матакта һәм Чуаш Шәпкәсендә генә эшләп калган. Дүрт авылда фельдшер-акушерлык пунктлары эшләп тора. Берничә ел элек Югары Матакта модульле ФАП ачылган иде. Быел исә шундый заманча медицина пункты Иске Матакта төзеләчәк.

    Җирлектә халыкның эш белән тәэмин ителүе шәптән түгел – 535 хезмәткә сәләтле кешенең 422 сенең  эш урыннары бар. Йөздән артык кеше сезонлы эшләр, шәхси хуҗалык белән көн күрә.

    Николай Кудряшов өч җыенда да  ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләргә хисап тотты. Күп нәрсә үзара салым хисабына эшләнгән. Халыктан кергән салым һәм аңа өстәлгән дәүләт субсидиясе белән 1 миллион 405 мең сум акча тупланган булган. Шуның 412 меңнән артыгы су башнялары тирәләрен тотып алуга, насосларны алыштыруга һәм су трассасын ремонтлауга киткән. 360 мең сум электр энергиясе өчен тотылган. Юлларны кардан чистартып тору өчен 100 мең сумга якын акча файдаланылган.

    Быел Чуаш Шәпкәсе зираты тирәсен тотып алуны төгәлләячәкләр. Югары Матакта урам юлына һәм зиратка таба юлга вак таш түшәргә дип торалар. Чуаш һәм Татар Шәпкәсе авыллары арасындагы җәяүлеләр күпере ремонт көтә. Иске Матакта спорт мәйданчыгы өчен җир участогын рәсмиләштерәсе бар. Берничә зур чүп-чар контейнеры сатып алып урнаштырылачак.

    Югары Матакта бер ир-егет:

    –Мин үз тракторым белән Шәпкә урамы  юлларын кардан чистартам. Шуңа ягулык белән булышсагыз әйбәт булыр иде,–ди.

    Җыенда бу мәсьәләне үзара салым хисабына хәл итеп булачак дип килештеләр.

    –Клубка тавыш көчәйткеч аппаратура кирәк,–диючеләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина:

    –Без дүрт комплект тавыш көчәйткеч җиһазларга заказ бирдек. Берсе сезгә булачак,–дип ышандырды.

    Реклама

    Иске Матакта кайбер урамнарда суүткәргечләрнең бик иске булуыннан зарландылар. “1975 елда ук салынган бу торбалар еш тишеләләр, яңага алыштырырга кирәк”,–дигән тәкъдим керттеләр.

    Район башлыгы Александр Никошин андый иске трассаларны алыштыру өчен кичекмәстән смета проекты эшләргә кирәклеген әйтте. Әнә бит былтыр, проектлары булгач, сигез авылда өстәмә суүткәргечләр (56 миллион сумлык) салынды.

    Күп балалы бер ханым, утын белән ярдәм итә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте. Ишле гаиләгә якын көннәрдә утын китерергә ышандырдылар.

    Иске Матак мәктәбе физкультура укытучысы Михаил Леонтьев хоккей тартмасы тирәсенә урам уты кую һәм әлеге мәйданчыкка комачаулаучы карт тирәкләрне кисү мәсьәләсен күтәрде. Александр Никошин мәйданчыкны яктыртуны  район электр челтәрләренә йөкләде. Карт агачларны кисү дә шушы көннәрдә оештырылачак.

    –Авылда ветеринария табибы булсын иде,–дигән теләк тә җиткерделәр.

    –Мал-туарга кагылышлы проблемаларыгыз булса, заявка бирегез. Базарлы Матактан безнең белгечләр килеп хезмәт күрсәтер,–диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин.

    –Базарлы Матак-Шәпкә юлы бигрәк начар хәлдә. Аны быел ремонтлау көтеләме?–дип кызыксына искематаклылар.

    Александр Никошин:

    –Әлеге юлны төзекләндерүне быелгы планга кертмәделәр. Әмма без юл хезмәтеннән ул трассаны грейдерлап тигезләп торуны таләп итәчәкбез,–диде.

    Җыеннарда район башлыгы даими эш урыннары булмаганнарны хуҗалык итүнең кече формаларына, аерым алганда, фермерлык эшенә алынырга кыстады. Бу юнәлештә дәүләттән шактый ярдәм дә каралган. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә дә була. “Хузангай”, “Кызыл Шәрык” җәмгыятьләренә дә эшче куллар гел кирәк. Гомумән, әлкилеләр эш урыннары булмауга зарлана алмый. Әнә безгә Самара, Ульяновск якларыннан гаиләләре белән килеп эшләүчеләр дә шактый.

    Иске Матакта һәм Югары Матакта, Чуаш Шәпкәсендә узган бу җыеннарда авыл тормышында актив катнашучыларга, уңган-булган гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: