Әлки районы: Каракүлдә ФАПка тиздән нигез салына
Якын көннәрдә Каракүл авылы фельдшер-акушерлык пунктының модульле ФАП бинасы өчен нигезе салына башлый.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты бик начар хәлдә иде. Ул элеккеге мәктәп бинасының бер почмагында халыкка хезмәт күрсәтте. Фельдшер Валентина Гришина үз эшен намус белән, халык сәламәтлеге ихтыяҗын кайгыртып эшләүче белгеч.
ФАПның модульле бинасы Каракул авылының башында булачак. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова әлеге учреждение өчен җирне халык белән киңәшләшеп сайладык, ди.
ФАП өчен җир кишәрлеге документлары әзер. Төзүчеләр озакка сузмыйча, бинаны өлгертерләр дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев