Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Әхмәт авылының атаклы өч тимерчесе

    Элек елларда һәр авылда халык аерым бер хөрмәт белән караган берничә кеше булыр иде. Безнең Әхмәт авылында шундый хөрмәтле кешеләрнең берсе управляющий булды. “Энергетик” совхозының Әхмәт бүлекчәсендә без бала чакта Шәриф абый Вәлишев җитәкче иде. Аның кара тарантаска утырып йөргәне истә. Аннан Рәхим абый Билданов идарәче булып калды. Нигәдер Рәхим абыйның ат арбасы гади генә иде. Соңрак бүлекчә белән Камил абый Галиуллин җитәкчелек итте. Ул инде атта да, мотоциклда да йөрде. Аларны халык хөрмәтли дә, бераз шүрләбрәк тә яши иде.

    Тагын бер төр кешеләрне авыл халкы теләсә-теләмәсә дә яратырга тиеш иде. Ул да булса – кибетчеләр. Дефицит заманы, кибеттә алар хуҗа – азык-төлекне, башка товарны ничек сату аның кулында. Халык аларның күзенә генә карап торды.

    Авылларда тагын да хөрмәтле кешеләр – тимерчеләр. Безнең Әхмәттә алар авыл тормышында зур урын тоткан шәхесләр булдылар.

    Без кечкенә чакта авылда тимерче Алексей Андрамонов иде. Хуҗалыкта тимерче алачыгында тормыш кайнап торды. Машина-трактор паркындагы бар техника шунда көйләнә, җан кертелә иде. Авыл халкы да, ишегенә тупса,  капкасына келә кирәксә, табагач, соскыч ише кирәк-яракны рәтлисе булса, шул тимерчегә барыр иде. Хәзерге кебек көнкүреш  товарлары кибетләре юк иде бит.

    Алексей абыйның (аны халык Әликчи дәдәй дип йөртте) үз тимерче алачыгы да бар иде. Ул Чирмешән елгасы буендарак, үзләренең бәрәңге бакчасында.  Без балалар Алексей дәдәйнең тимерче алачыгында булырга бик ярата идек. Бердән, анда урамдагыдан һәрчак җылырак. Аннан, тимерче агай безнең белән шаярта, мәзәкләр сөйләп көлдерә иде. Ул балалар белән уртак тел таба белде. Аның эшләгәнен карап торырга бик ярата идек. Гаҗәеп бит: күмер өстендә кып-кызыл итеп яндырган тимерне сандалына куеп, күз алдында төрледән-төрле әйберләргә әверелдерә иде оста.

    Алексей дәдәйнең бу алачыгы, бүгенге күзлектән караганда, үзенә күрә эшмәкәрлек шөгыле буларак хезмәт иткән. Ул анда, әйткәнемчә, авыл кешеләренә йорт-кирәк яраклары ясый иде. Акчага гына түгел – көянтә башына тимер элгечне берничә йомыркага, капка келәсен бер йомарлам атлаган майга һәм тагын  шундый алыш-бирешләр.

    Тимерче абзыйның алачыгы каршында чыбыктан үргән ат тарантасы ясаганы хәтеремдә. Аны кап-кара төскә буяды. Дилбегә кырыйга китмәсен өчен бик матурлап, сырлап тимердән җайланма эшләде. Без Алексей дәдәйдән: “Бу тарантаста кем йөрер соң?” – дип төпченәбез. Ул елмаеп: “Зур хуҗа” дип кенә куя иде.

    Алексей дәдәй пенсиягә киткәч, аның урынына тимерче алачыгында Емельян Юнусов  хуҗа булып калды. Емельян агай да үз эшенең чын остасы иде. Хәер, аның кулы тимергә генә түгел, агач эшенә дә бик ятты. Өен, каралты-курасын үз кулы белән сандык кебек ялт иттереп төзеп чыкты. Без бала чакта авылда әле өйләр ике яклы гына иде. Алгы як, хәзергечә әйтсәк, зал һәм артта аш-су бүлмәсе. Ә Емельян абый авылда беренче булып йортын янкормалы итеп салды. Соңрак аңа карап өстәп салып өйләрен зурайтучылар тагын булды.

    Емельян Юнусов өлкәнәеп лаеклы ялга чыккач, тимерче булып Харис абый Гыйләҗев калды. Ул гаиләсе белән безнең күршедә генә яши иде. Алар җәмәгате Миннехая апа белән алты бала үстерделәр. Ул-кызларын тәрбияләп аякка бастыру, аннан башлы-күзле итү өчен бик тырыштылар. Харис абый, төп тимерчелек эшеннән тыш, самоварлар ремонтлый, ипи пешерү савытлары ясап сата иде. Миннехая апа исә тегү эшенә оста булды. Элек бит һәр өйдә чаршаулар, кашагалар, тәрәзә һәм ишек пәрдәләре була иде. Миннехая апага заказ килеп кенә торды. Кием-салым тегәргә дә бик маһир иде ул. Алар яшелчәне бик күп үстерделәр. Кәбестәне кышлыкка кисмәк-кисмәк тозлап куялар иде.

    Харис абый Япония сугышында катнашкан кеше иде. Әмма ул буын ветераннарга соңгы еллардагы кебек кадер-хөрмәт булмады. Гомумән, сугыш ветераннары бернинди өстенлекләрсез, бик тыйнак яшәделәр.

    Харис абый безгә, бала-чагага, тимердән төрле уенчыклар әмәлләп бирергә дә вакыт табар иде.  Ул ясаган тракторлар, машиналар белән бөтен урам малайлары уйнап үсте.

    Күршебез тимерче булып озак еллар хезмәт куйды.  Совхоздагы күпме техникага, җиһазга җан өргән кеше ул. Әле авыл халкының бетмәс-төкәнмәс никадәр йомышын үтәде. Әхмәттә һәр йортта диярлек тимерче Харис аганың кулы тигән әйбер табарга була иде. Ни кызганыч, булдыклы, тыйнак бу ир пенсиягә чыккач озак яши алмады, яман чир аны гүр иясе итте.

    Күп еллар дәвамында тимерче алачыгында ут уйнаткан бу өч авылдашыбыздан соң әлеге борынгы һөнәр белән җитди шөгыльләнгән кеше булмады.

    Хәзер чүкеп ясалган тимер әйберләр модага керде. Димәк, без авылларда көнкүрештә әллә кайчан тимердән эшләнгән “затлы” җиһаз-җайланмалардан файдаланганбыз. Ул җиһазларны  коеп куйгандай ясап биргән тимерчеләребез  үз эшләренең чын профессионаллары булган. Халыкка күпме игелек эшләгән  бу осталарның берсе дә арабызда юк инде. Әлеге язма аларның рухына дога булып барсын.      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: