Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә, игеннәр бик дымлы булса да, суктыруда 10 комбайн эшләде
Марат Әхмәтов: “Бөтен көч-куәтне игеннәрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыеп алуга юнәлдерергә” Районда 18 мең гектар көзге бодайның 11 мең гектары җыеп алынды. Бу әлеге уҗым культурасы мәйданнарының 61 проценты дигән сүз. Уртача уңыш гектардан 25,1 центнер чыгып килә. Барысы 27 мең тонна бодай суктырып алынды.
Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәт йортында булган видеокиңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында хәбәр итте. “Яңгырлы һава торышы аркасында, аграрийларга урып-җыю кампаниясен катлаулы шартларда алып барырга туры килә. Июнь аенда без явым-төшемгә җитди кытлык кичердек, ә июль азагында, киресенчә, дым күп. Июльнең өченче декадасында гына да яңгырларның айлык нормасы яуды. Ә 5 августтан 6 сына, ягъни тәүлек эчендә, тагын бер айлык норма булды”,–диде министр.
Урып-җыю эшләренең темплары турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов соңгы өч көндә республика буенча 32 мең гектарда, яисә 2,3 процент бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынганлыгын әйтте. “Һәр җирдә диярлек һава торышы бер үк төрле иде, әмма урып-җыюның җитештерүчәнлеге төрле”,-диде министр.
Әлки районында барлык чәчелгән мәйданның 29 проценты җыеп алынган. Арчада бу күрсәткеч – 6,4, Сабада –5,9, Азнакайда 4,6 процент. Ә менә Әгерҗе, Бөгелмә, Алексеевск, Чирмешән районнарында урып-җыю нуль дәрәҗәсендә икән.
Билгеле, бу көннәрдә игенчеләрнең дә, җитәкчеләр һәм белгечләрнең дә игътибары һава торышында. Җомга көнне “Хузангай” җәмгыятендә, игеннәр бик дымлы булса да, суктыруда 10 комбайн эшләде. Ә инде шимбә көнне биредә 20 комбайн кырларга суктыруга чыкты. “Хузангай”ның ике бөртек киптерү агрегаты да бу көннәрдә тулы куәткә эшли.
“Кызыл Шәрык-Агро”ның Базарлы Матак элеваторында бу көннәрдә киеренке хезмәт оештырылган. Тәүлек әйләнәсе киптерү җиһазлары эшләтелә. Тик, бөртек бик дымлы килгәнгә, киптерү агрегатларының эш күләме түбән. Чөнки ашлыкны тиешле нормага кадәр киптерү өчен вакыт күбрәк сарыф ителә.
Район башлыгы Александр Никошин авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында комбайннарны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалануны сорады. Яңгырлар бит урыны-урыны белән дә явып үтә. Бер кырда игеннәр юешләнсә, икенчесендә суктыру мөмкинлеге була.
Кайбер өлкәләр, шул исәптән Идел буе да быел җитди корылык кичерде. Татарстанда уңыш гектардан уртача 32,7 центнер булса, бу күрсәткеч Пенза өлкәсендә – 25,1, Мордовия Республикасында -24, Оренбургта – 10,4, Ульяновскида – 21, Саратовта – 15,2, Башкортстанда 21,7 центнер.
Марат Әхмәтов шулай ук Идел буенда 3 нче класслы бодайга бәяләр буенча белешмә бирде: бәяләр – тоннасы 10,5 мең сум, ә 5 нче класслы бодай – тоннасы 9,2 мең сум.
“Бу бәяләр алга таба да сакланыр дип өметләнәбез,–диде министр. –Шуңа күрә безгә һәр тонна икмәк кадерле. Бүген бөтен көч-куәт игеннәрне мөмкин кадәр сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлдерелгән булырга тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев