Әлки районы: “Татагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллин вафат
Якташыбыз, “Татагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллин 76 нче яшендә вафат булды.
Салихҗан Минсабир улы Чиябаш авылында туып үскән, хезмәт эшчәнлеген районыбызның “Путь к коммунизму” колхозында баш инженер булып башлаган. Ул 30 елдан артык Татарстанның агрохимия хезмәте белән җитәкчелек итте. Берничә мәртәбә республика Дәүләт Советы депутаты булып сайланды. РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы инженеры, фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән иде.
Салихҗан Кәлимуллин районыбызга, бигрәк тә туган авылы Чиябашка һәрчак ярдәм итеп яшәде. Ул Юхмачыдан Татар Чиябашына кадәр асфальт юл төзүдә зур булышлык күрсәтте, авылда мәчет, күпер төзетте. Авылдашлары аны гел рәхмәт хисләре белән искә алалар.
Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев