Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы урманнарында җәнлекләр өчен “ашханәләр” эшләп тора

    Районның аучылык биләмәләрендә кышын җәнлекләргә ашату өчен җитәрлек күләмдә печән, бөртек калдыклары, тоз хәзерләнгән иде.

    Әлеге сыйлар урманда билгеле бер урыннарга куела. “Бу кыш җәнлекләр өчен бик уңайлы.  Суыклар юк, кар аз булгач азык табуы да авыр түгел. Шулай да җанварлар “урман ашханәләре”нә теләп йөриләр. Бигрәк тә тоз белән сыйланырга яраталар”, ди Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: