20 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Әлки бала тудыру йортыннан бүген районның быелгы беренче нарасыен чыгардылар
Районның быелгы беренче сабые көттереп кенә туды. Ул район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 15 гыйнвар иртәсендә дөньяга аваз салды. Елның беренче нарасые – ир бала, ул 3170 грамм авырлык белән туган, буе 50 сантиметр. Әнисе белән бәләкәчне хастаханәдән тантаналы төстә чыгардылар. Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.
-
Әлки районы урманнарында җәнлекләр өчен “ашханәләр” эшләп тора
Районның аучылык биләмәләрендә кышын җәнлекләргә ашату өчен җитәрлек күләмдә печән, бөртек калдыклары, тоз хәзерләнгән иде.
-
Әлки районында яшәүче биш сугыш ветеранына Җиңү бәйрәме уңаннан 75 әр мең сум акча бүләк итеп бирәчәкләр
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан һәм хокукларда аларга тигезләштерелгән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә быел да акчалата бүләк биреләчәк.
-
Әлки районы аучылык биләмәләрендә җәнлекләрне саныйлар
Районның өч аучылык биләмәсендә дә җәнлекләрне санау эше алып барыла.