Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан һәм хокукларда аларга тигезләштерелгән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә быел да акчалата бүләк биреләчәк.
Россия Президенты Владимир Путин әлеге бүләкнең күләмен игълан итте: ил азатлыгы өчен яу кырларында сугышканнарга 75 мең сум, тылда фидакарь хезмәт куйганнарга 50 мең сум акча биреләчәк. Моны Пенсия фонды аша гамәлгә ашырачаклар.
Безнең районда бүгенге көндә сугышта булган 5 ветеран, 272 тыл хезмәтчәннәре гомер итә.
Нет комментариев