Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы аучылык биләмәләрендә җәнлекләрне саныйлар

Районның өч аучылык биләмәсендә дә җәнлекләрне санау эше алып барыла.

Һәр елдагыча, “Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты”на ел башыннан ук керештеләр. Бу эш февраль азагынача дәвам итә. Ау рөхсәт ителгән кыргый җанварларны һәм киек кошларны исәпләү районда 57 маршрут буенча алып барыла. Маршрутларның гомуми озынлыгы 600 километр тәшкил итә. Бу эшне егерьлар, аучылар-җәмәгать инспекторлары башкара. Җәнлекләрне аларның эзләре буенча саныйлар. Бу болай эшләнә. Башта кар машинасы белән кардагы эзләрне тулысынча бетереп чыгалар. Бер тәүлектән соң анда салынган эзләрне саныйлар. Җанварларны эзләре буенча таныйлар икән.

Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, җәнлекләрне санау маршрутларының яртысы үтелгән инде. Кар булмау сәбәпле, әлегә эшне туктатып торырга мәҗбүр булганнар.

“Узылган маршрутларның беренчел нәтиҗәләре буенча, куяннарның  берникадәр кимүе, ә кыр кәҗәләренең, пошиларның арта төшүе күзәтелә. Төлкеләр исә шул дәрәҗәдә. Сирәк кенә  ас эзләре дә очрый”,– ди Андрей Ерусланов.  Төгәл нәтиҗәләр маршрутлар үтелеп беткәч ачыкланачак. Әлеге мәгълүматлар Билогик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетына юллана, алар буенча районның җәнлекләргә ау лимиты эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев