Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 11 әҗәтле кеше суд карары белән штрафын икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителде

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ад­министратив штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Бу хакта без машина йөртүчеләрнең гел исенә төшереп торабыз. Әмма ике ай вакыт эчендә дә штрафларын түләп өлгермәгән ваемсыз бәндәләр бар. Ел башыннан бирле шундый 31 бурычлы кешегә карата беркетмәләр төзелде...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ад­министратив штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш.

Бу хакта без машина йөртүчеләрнең гел исенә төшереп торабыз. Әмма ике ай вакыт эчендә дә штрафларын түләп өлгермәгән ваемсыз бәндәләр бар. Ел башыннан бирле шундый 31 бурычлы кешегә карата беркетмәләр төзелде һәм материал­лар судка юлланды.

Штрафын билгеләнгән срокта түләмәгән кешеләр үзләрен бик авыр хәлгә куя. Чөнки ан­дыйларга карата законда кырыс чаралар каралган. Административ штрафын 60 көн эчендә түләмәүче әлеге сумманы ике тапкыр арттырып түләргә (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

Быел 11 әҗәтле кеше суд карары белән штрафын икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителде. Өч кеше мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. Штраф­лар буенча әҗәтләре булган калган кешеләргә ка­рата эшләр судта карала.

Бурычыңны түлә дә тынычлап йокла, дигән мәгълүм гыйбарә бар. Бик күп тапкырлар кабат­ланган әлеге сүзләрне тагын искә төшерү артык булмас.

Гомумән, штрафны тизрәк түләгән саен отыш­лы. 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән за­кон буенча, юл хәрәкәте вакытында хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсә, ул аның яртысын гына да түли ала. Әлеге мөмкинлектән файдаланучылар күп.

Рәис САФИН,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев