Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешендә гаеплеләргә быел 182 мең сум штраф салынды

    Быел Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 29 тикшерү үткәрделәр.

    Әлеге тикшерүләрнең 11 е эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды, ә 18 е - административ тикшерүләр. Нәтиҗәдә гамәлдәге законнарны бозуның 29 очрагы ачыкланды.

    Хокук бозу фактлары буенча гаеплеләргә карата административ чаралар күрелде. Әлки район суды этил спиртын ваклап сатуда реализацияләгән өчен ике хосусый эшмәкәргә (ИП Вафина Ф., ИП Низамова Г.) барысы 20 мең сум күләмендә штраф салды. Алкоголь продукциясен билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка әйләнешкә чыгарган өчен суд җиде кешене (Фәтхетдинов Ф., Сламихин А., Фасахов К., Саргсян С., Шәфигуллин Р., Хәбибуллин А., Бисембин С.) 28 мең сум штрафка тартты.

    Бу елның гыйнварында безгә Әлки районы эчке эшләр бүлекчәсеннән тикшереп чара күрү өчен ялган алкоголь продукциясе ташу факты буенча материал керде. Юлда кизү торучы полиция хезмәткәрләре Базарлы Матакта "ВАЗ-21074" автомашинасын туктаталар. Әлки районы кешесе идарә иткән әлеге машинаның салонында бишәр литрлы алты пластик савытта үтә күренмәле сыеклык булуы ачыклана. Этикеткасыз, маркировкасыз һәм бернинди документларсыз әлеге сыеклык этил спиртына охшаган була. "Товарның" хуҗасы болай дип аңлата: янәсе, гомуми бәясе 3600 сумлык әлеге спиртлы продукцияне ул Казанда Мәскәү базарында әнисенә тәненә сөртү өчен сатып алган. Барлык тиешле документларны тутырып, 30 литр күләмендәге әлеге легаль булмаган алкогольле продукция хуҗасыннан алына. Закон бозган әлеге бәндәгә 4 мең сум штраф салынды.

    Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе алкогольле продукцияне ваклап сатудагы чикләүләрне бозган өчен вазыйфаи затларга һәм "Таңсу регион" ҖЧҖ гә карата дүрт карар чыгарды һәм 116 мең сум штраф салды. Ә хосусый эшмәкәр С..Миндрюковага кисәтү ясалды. Алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозган өчен С.Миндрюковага 6 мең сум штраф салынды, шәхси эшмәкәр Р.Мәрдегалләмова кисәтелде. Шәхси эшмәкәр И.Низамовка алкоголь продукциясен ваклап сату турындагы декларацияне дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар белән тутырган өчен кисәтү ясалды.

    Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы өйләреннән үзләре җитештергән спиртлы продукцияне саткан өчен дүрт кешегә (Р.Гыйльманов, В.Баганов, В.Пантюхин, В.Чуманов) барысы 12 мең сум күләмендә штраф салырга карар чыгарды.

    Реклама

    Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 182 мең сум тәшкил итте.

    Легаль булмаган әйләнештән 118,5 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынды. Шуның 65 литры - Казахстан Республикасында җитештерелгән эчемлек.

    Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: