11 ноябрь 2017 яңалыклары
-
“Әлки хәбәрләре” район газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән
"Әлки хәбәрләре" газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән. 2018 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Районда барысы 5947 данә газета-журналга язылганнар. Шуның 3 меңе - "Әлки хәбәрләре". Моннан тыш, "Ватаным Татарстан" газетасына - 445 кеше, "Республика Татарстан"га - 356, ә "Татарстан" журналына - 69 кеше подписка рәсмиләштергән. Матбугатка...
-
Әлки районы: “Татмедиа” оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашырга чакырабыз
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте кабат актив әбүнәчеләр арасында призлар уйнатырга җыена. Анда төп приз - 32 диагональле телевизор.
-
Әлки районында чаңгы базасы төзелде
Базарлы Матакның көнчыгыш өлешендә чаңгы базасы төзелеше тәмамланды. Чаңгы базасы узган елда ук төзелә башлаган иде. Трассаның буеннан-буена агачлар утыртылды, электр лампалары баганалары бастырылды. Быел төзелеш эшләре дәвам итте. Инде чаңгы базасының бинасында да төзү эшләре төгәлләнде. Бирегә су кертелгән, электр белән җылыту системасы эшләнгән. Бу бинада ирләр һәм хатын-кызлар...
-
Әлки районы: район үзәгенең Ана даны паркында бәйрәмнәргә багышланган чара узды
Ана даны паркында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган бик матур чара узды.
-
Әлки районында бер елда биш су скважинасы бораулана
Базарлы Матакта быел биш су скважинасы бораулана. Күп чыгымнар таләп ителә торган әлеге эшләр "Чиста су" республика программасы нигезендә башкарыла. Скважиналарның икесе инде әзер, берсендә бораулау эшләре бара. Тагын икесе ел ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк. Су скважиналары 92-96 метрга кадәр тирәнлектә бораулана. Авыл җирлеге башкарма комитеты "Чиста су" программасына керү...
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында Актай елгасы аша салынган яңа күпер файдалануга тапшырылды
Алексеевскидан "Мостовик" җәмгыяте төзүчеләре әлеге күпер төзелешенә быел май бәйрәмнәреннән соң керешкәннәр иде. Яңа күпернең озынлыгы 40 метр, киңлеге 10 метрдан артык. Яңа күпердә транспорт өчен ике якка да берьюлы иркен хәрәкәт итү полосолары бар. Моннан тыш, ике яктан да 1,5 метр куркынычсызлык полососы. Кыскасы, күпер заман таләпләренә җавап бирерлек...
-
“Әлки хәбәрләре” район газетасы “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” дигән бәйге игълан итә
Быел декабрьдә ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тула. Шул уңайдан "Әлки хәбәрләре" газетасы район гражданлык халәте актларын теркәү бүлеге белән берлектә "Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни - иң матур пар" дигән бәйге игълан итә. Сездән әти-әниләрегез турында күләме бер басма биттән артмаган язмалар һәм фоторәсемнәр көтәбез. Әти-әниләрегезнең гаилә тормышының төрле чорларын...
-
Әлки районы: алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешендә гаеплеләргә быел 182 мең сум штраф салынды
Быел Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 29 тикшерү үткәрделәр.
-
Салым инспекциясенең Әлки участогында Ачык ишекләр көннәре
Салым органнарында ачык ишекләр көннәре үткәрелә.