Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: район үзәгенең Ана даны паркында бәйрәмнәргә багышланган чара узды

Ана даны паркында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган бик матур чара узды.

"Без бердәм" дип исемләнгән әлеге бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы курсантлары белән бергә әзерләделәр. Көллият укучылары әлеге зур бәйрәмнәргә карата тирән эчтәлекле программа күрсәттеләр. Алар бит бу паркка шефлык итәләр һәм биредә үтүче һәр чарада актив катнашалар.

Ә район үзәк китапханәсе паркта "Халыклар бердәмлеге көне", "Татарстан Республикасы Конституциясе", "Туган ягым - сөйгән халкым", "Киштәдә яңа китап" дигән "әдәби эскәмияләр" - китап күргәзмәләре оештырды. Паркка килүчеләр яңа китаплар белән таныштылар, концерт номерларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев