Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер елда биш су скважинасы бораулана

Базарлы Матакта быел биш су скважинасы бораулана. Күп чыгымнар таләп ителә торган әлеге эшләр "Чиста су" республика программасы нигезендә башкарыла. Скважиналарның икесе инде әзер, берсендә бораулау эшләре бара. Тагын икесе ел ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк. Су скважиналары 92-96 метрга кадәр тирәнлектә бораулана. Авыл җирлеге башкарма комитеты "Чиста су" программасына керү...

Базарлы Матакта быел биш су скважинасы бораулана.

Күп чыгымнар таләп ителә торган әлеге эшләр "Чиста су" республика программасы нигезендә башкарыла. Скважиналарның икесе инде әзер, берсендә бораулау эшләре бара. Тагын икесе ел ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк. Су скважиналары 92-96 метрга кадәр тирәнлектә бораулана.

Авыл җирлеге башкарма комитеты "Чиста су" программасына керү буенча узган елда ук зур күләмле эшләр башкарган. Алдагы елларда җирлектә булса бер су скважинасы казылган.

Шулай ук әлеге республика программасы ярдәмендә район үзәгенең Тукай, Дзержинский, Совет урамнарында һәм Октябрьнең 60 еллыгы урамының бер өлешендә 4200 метр озынлыкта яңа су трассасы салына башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев