Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салым инспекциясенең Әлки участогында Ачык ишекләр көннәре

Салым органнарында ачык ишекләр көннәре үткәрелә.

Менә икенче көн инде Федераль салым хезмәтенең 1 нче районара инспекциясе Әлки участогында иртәдән кеше күп - узган 2016 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты җитте бит.

-Ачык ишекләр көннәрендә аеруча киеренке эшлибез. Чөнки салым түләүчеләрне вакыт та ашыктыра - декабрь башына милек, җир һәм транспорт салымнарын түләп бетерергә кирәк бит. Сораучыларга кайсы салымның нинди ставка буенча салынуын аңлатабыз,-ди баш салым инспекторы Наталья Голубева.

Салым җыюда җирле үзидарәләр дә актив катнаша. Үргәгар җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов та шуны җөпли:

-Бу көннәрдә гел халык арасында без. Кешеләрнең күпчелеге салымнарны вакытында түләп килә. Дөрес, кайберәүләр белән кат-кат сөйләшергә, читтә яшәүчеләр белән элемтәгә керергә туры килә. Салым инспекторлары киңәшләре һәрчак кирәк безгә,-ди ул.

Район буенча милек салымнарының яртысы диярлек җыелган инде. Наталья Голубева инспекциягә килергә, чират торырга вакыт тапмаганнарга электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга киңәш бирә:

-Өйдән торып кына компьютер аша эш итү салым түләүчеләргә дә җайлы, безнең эшне дә киметер иде,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев