Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы халкын үзәк паркны төзекләндерү проекты белән танышырга чакыралар

    Базарлы Матактагы "Ленин бакчасы" үзәк паркында былтыр зур реконструкция эшләре башкарылды.

    Быел үзәк паркны төзекләндерүне дәвам иттерү күздә тотыла. Аның инде проекты да эшләнгән. 14 мартта сәгать 11 дә район мәдәният йортында (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 55) район халкына "Ленин бакчасы" паркы территориясен төзекләндерүнең икенче чираты проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар җиткереләчәк һәм фикер алышу булачак. Әлеге проект белән әлкилеләр муниципаль район сайтында таныша ала.

    Реклама

    Теләге булган һәркемне фикер алышуда катнашырга чакырабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: