12 март 2018 яңалыклары
-
Әлки районы: шәхси хуҗалыклар сөтне күбрәк саталар
Сыер асраучы әлкилеләр узган 10 көндә 181841 кг сөт тапшырганнар. Быел сөтне сатып алу бәясе бик нык кимесә дә (хәзерге вакытта Татарстан буенча 15 сум 50 тиен, районда 14 сум 50 тиен), сөт хәзерләү арта бара: узган ел белән чагыштырганда күрсәткеч 3239 кг га арткан. Алдагы ук көнгә карата арту...
-
Әлки районында “Бөек сугыш гаилә фотохроникасында” дигән акция үткәрелә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, "Бөек сугыш гаилә фотохроникасында" дигән акция игълан ителә. Яу кырларында сугышкан, тылда фидакарь хезмәт куйган туганнарыгызның, якыннарыгызның ул елларда төшкән фоторәсемнәре сакланып калган булса, аларны авылыгыз мәктәбенә китерә аласыз. Биредә ул фотоларның күчермәсен алып калып, үзләрен кире гаиләгезгә кайтаралар. Фоторәсемдәге туганыгыз хакында зур...
-
Әлки районы эшмәкәре Дамир Шәйхетдиновка Татарстан Президенты дәүләт бүләге тапшырды
Түбән Әлки авылында яшәүче, эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнүче Дамир Шәйхетдиновка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге дәүләт бүләгенең күкрәк билгесен аңа VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Инде хәбәр иткәнебезчә, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы 700 ләп делегат 2...
-
“Балык, кап, боз өстендә ялтырап ят!”–Әлки районында боз астыннан балык тотучылар ярышы үткәрелде
Үткән бәйрәм көннәрендә район үзәгендәге плотинада боз астыннан балык тотучылар ярышы оештырылды. Мондый бәйге быел инде икенче мәртәбә үткәрелә. Балыкчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде, уңышлар теләде. Киемнәре, алып килгән "эш кораллары" ук ярышка җыелучыларның тәҗрибәле балыкчылар икәнлеген әйтеп тора иде. Барысы да эшне бозны бораулап тишүдән башладылар....
-
Әлки районы ЗАГС бүлегендә елның беренче ике аенда яңа туган 25 бала теркәлгән
Район ЗАГС бүлегендә февраль аенда яңа туган 12 бала теркәлгән. Ә елның беренче ике аенда дөньяга килгән 25 әлкиле исәпкә алынган. Февральдә - 3, ел башыннан 8 гаилә төзелгән. Тик менә үткән айда 5 парның (ел башыннан - 8) аерылышуы бик күңелсез хәл. Узган айда 17 райондашыбыз (ел башыннан -...
-
Әлки районы халкын үзәк паркны төзекләндерү проекты белән танышырга чакыралар
Базарлы Матактагы "Ленин бакчасы" үзәк паркында былтыр зур реконструкция эшләре башкарылды.