Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эшмәкәре Дамир Шәйхетдиновка Татарстан Президенты дәүләт бүләге тапшырды

Түбән Әлки авылында яшәүче, эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнүче Дамир Шәйхетдиновка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге дәүләт бүләгенең күкрәк билгесен аңа VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Инде хәбәр иткәнебезчә, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы 700 ләп делегат 2...

Түбән Әлки авылында яшәүче, эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнүче Дамир Шәйхетдиновка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге дәүләт бүләгенең күкрәк билгесен аңа VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы 700 ләп делегат 2 мартта районыбызда да булдылар. Алар бертуган Шәйхетдиновларның җитештерү базаларын карап, авылда эшкуарлыкны үстерү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Җыенның пленар утырышында Дамир Шәйхетдинов ясаган чыгыш та делегатларда зур кызыксыну уятты.

(Фото ТР Дәүләт порталыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев