Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Бөек сугыш гаилә фотохроникасында” дигән акция үткәрелә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, "Бөек сугыш гаилә фотохроникасында" дигән акция игълан ителә. Яу кырларында сугышкан, тылда фидакарь хезмәт куйган туганнарыгызның, якыннарыгызның ул елларда төшкән фоторәсемнәре сакланып калган булса, аларны авылыгыз мәктәбенә китерә аласыз. Биредә ул фотоларның күчермәсен алып калып, үзләрен кире гаиләгезгә кайтаралар. Фоторәсемдәге туганыгыз хакында зур...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, "Бөек сугыш гаилә фотохроникасында" дигән акция игълан ителә.

Яу кырларында сугышкан, тылда фидакарь хезмәт куйган туганнарыгызның, якыннарыгызның ул елларда төшкән фоторәсемнәре сакланып калган булса, аларны авылыгыз мәктәбенә китерә аласыз. Биредә ул фотоларның күчермәсен алып калып, үзләрен кире гаиләгезгә кайтаралар. Фоторәсемдәге туганыгыз хакында зур булмаган мәгълүмат язып куярга онытмагыз.

Фотоматериалларны сканер аша чыгарып яисә телефоныгызга төшереп cdtseshma@xandex.ru сайтына җибәрергә була. Акция турында тулырак мәгълүматны район балалар иҗаты йорты методисты Резедә Җиъаншинага 2-13-34 телефоны белән шылтыратып яисә Вконтакте челтәреннән белешә аласыз.

Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышы фотохроникасының электрон архивы булдырылачак. Шулай итеп, халкыбызның дәһшәтле сугышта җиңүенә әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз нинди өлеш керткән, алар бу чорда ничек эшләгән һәм яшәгән, болар турында мәгълүмат туплауга һәрберебез үз өлешен кертә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев