Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Балык, кап, боз өстендә ялтырап ят!”–Әлки районында боз астыннан балык тотучылар ярышы үткәрелде

Үткән бәйрәм көннәрендә район үзәгендәге плотинада боз астыннан балык тотучылар ярышы оештырылды. Мондый бәйге быел инде икенче мәртәбә үткәрелә. Балыкчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде, уңышлар теләде. Киемнәре, алып килгән "эш кораллары" ук ярышка җыелучыларның тәҗрибәле балыкчылар икәнлеген әйтеп тора иде. Барысы да эшне бозны бораулап тишүдән башладылар....

Үткән бәйрәм көннәрендә район үзәгендәге плотинада боз астыннан балык тотучылар ярышы оештырылды. Мондый бәйге быел инде икенче мәртәбә үткәрелә. Балыкчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде, уңышлар теләде.

Киемнәре, алып килгән "эш кораллары" ук ярышка җыелучыларның тәҗрибәле балыкчылар икәнлеген әйтеп тора иде. Барысы да эшне бозны бораулап тишүдән башладылар. Дөресен әйткәндә, мин үзем кышкы балык тоту белән таныш түгел. Шуңа боз өстендәге тамашаны бик игътибар белән күзәттем, балыкчылардан бу эшнең серләрен сораштым.

Балык тотуның уңышы беренче чиратта һава торышына һәм әйләнә-тирә мохиткә бәйле икән. Салкын һәм атмосфера басымы югары булганда балык начар каба, диләр. Аннан соң, кышкы суыклар быел озак булмады, шунлыктан елга тулысынча боз белән капланмаган. Бигрәк тә агым көчле булган урыннар туңып өлгермәгән. Димәк, балык кислородка тилмерми һәм тирәнгәрәк чума. Кармакта җимнең нинди булуы да бик мөһим, ди балыкчылар. Мәсәлән, личинкага балык суалчанга караганда күбрәк кызыга.

Ярыш ике сәгать дәвам итте. Нәтиҗәләр чыгарыр чак җитте. Җиңүчеләр барысы да Базарлы Матак балыкчылары булып чыкты. Иң беренче балыкны Раил Мифтахов тотты. Аның табышы иң зурысы да булып чыкты. Шулай итеп, ул "Иң эре балык" номинациясендә дә җиңде. Ә иң күп балыкны Анатолий Борисов тоткан. Иң бәләкәй алабуга да аның чиләгендә иде. Ул да ике номинация җиңүчесе булды. Бәйгенең иң өлкән катнашучысы дип 63 яшьлек Александр Сивинков танылды.

Илнур Юсупов җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Ул ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде, мондый бәйгеләрнең җәен дә оештырылачагын әйтте.

Аннан соң һәркемне яңа пешеп чыккан балык шулпасын авыз итәргә чакырдылар. Ул кайнар уханың тәмлелеге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев