Әлки районы хәрби комиссариатының 80 еллык тарихын аның хезмәткәрләре Җәүһәрия Миндубаева һәм Марат Шакиров белән өйрәндек
Быел Россия хәрби комиссариатлары оешуга 100 ел тула.
Ә безнең район комиссариаты бераз "яшьрәк" - Әлки районында әлеге хезмәтне булдыру турында Идел буе хәрби округы күрсәтмәсе 1938 елның 3 нче сентябрендә бирелә.
Район хәрби комиссариатының 80 еллык тарихын без аның хезмәткәрләре Җәүһәрия Миндубаева һәм Марат Шакиров белән төп чыганаклардан - архивта сакланучы боерыклар кенәгәләреннән карап өйрәндек.
Теге я бу оешма, учреждениенең барлыкка килү датасын ачыклау өчен кайчак шактый көч түгәргә, архивларда эзләнергә туры килә. Ә менә район комиссариаты очрагында барысы да төгәл һәм ачык: Базарлы Матак авылына яңа хезмәт урынына кече лейтенант Павел Захаров килә. Ул алдына яңа дәфтәр куя һәм матур итеп: "Боерык №1, 31 нче октябрь, 1938 ел. Шушы көнне килеп җиттем һәм 1 нче часть начальнигы, вакытлыча хәрби комиссар вазыйфаларын үтәүгә керештем" дип язып куя. 10 ноябрьдә Захаров яңа боерык терки: "…эш башкаручы итеп Калашников А.Л.ны алдык". Ә 12 ноябрьдә районга беренче комиссар булып политрук Николай Георгиевич Дауров килә. Шуннан соң инде дәфтәрләрдәге әмер-боерыклар аның кулы белән язылган.
Моннан 70-80 ел элек тутырыл- ган документларны кулга алу дулкынландыргыч һәм бик тә кызыклы. Боерыклар китапларында язмалар кулдан, кара белән, пөхтә һәм матур итеп башкарылган. Шулкадәр вакыт узуга карамастан, алар яхшы сакланган, безгә ул кырыс чор рухын китереп җиткергән.
1938 ел ахырында башланган беренче дәфтәр 1939 елның 26 ноябрендә ябылган. Бу район хәрби комиссариаты оешкан ел, ул һич ансат кына үтмәгән. Боерыкларда әлеге органның формалашуы ачык чагылган. Әйтик, 3 нче санлы боерык белән эшкә сакчы-ат йөртүче вазыйфасына Михаил Сабановны алганнар. Әмма бу вазыйфада ни өчендер кешеләр озакка тоткарланмый, ат караучылар озак эшләми, аларны ешрак, нәкъ менә атны тиешенчә карап тормаганнары өчен эштән алалар. Ат хәрби комиссариатның бердәнбер транспорт чарасы була бит. Әйтик, 1941 елның апрелендә хәрби комиссар Дауров Казанга җыена һәм: "атны 7 көнгә һәр көн өчен 15 фунт солы, 15 фунт печән белән тәэмин итәргә" дигән боерык бирә. Мөгаен, ат караучыларга таләпләр шуңа күрә дә кырыс булгандыр. Бу вазыйфага беренче елларда нигездә Еряпкино авылыннан алганнар кешеләрне (төрле вакытта шуннан Григорий Семенов, Никита Спиридонов, Григорий Леонтьев һәм башкалар хәрби комиссариат аты өчен җаваплы булган).
"Әлки район советы президиумы карары нигезендә район хәрби комиссариатының барлык штаттагы советына 12 һәм 1 сәгатьләр арасында төшке ашка бер сәгатьлек тәнәфес игълан итәм", дип әмер бирә комиссар 1940 елның маенда.
Хәрби комиссариатка нигез салган Павел Захаров 1941 елның 28 апрелендә Калинин районы хәрби комиссары итеп күчерелә. Бу кешене безнең районда онытмыйсы иде. Бәлки, берничә айдан ул Бөек Ватан сугышына алынгандыр, чөнки бит инде 1941 ел бара…
Гаҗәеп, әмма хәрби комиссар әмерләрендә сугыш башлану турында ник бер сүз булсын! Сугыш чорының беренче боерыгы август башында язылган, анда 8 август иртәсеннән 13 августка чаклы районда булган атларның, арбаларның, дирбияләрнең санын һәм сыйфатын ачыкларга кушылган. Бу эшне ул вакытта районда булган 23 авыл советы буенча эшләргә диелгән.
1941 елның октябрендә үк инде хәрби комиссариат хәрби өйрәнүләр үткәрү өчен инструкторлар әзерли. Район дүрт төркемгә бүленә. Сугыш чорында җиде чират өйрәтүләр була. Аларда укчы сугышчылар әзерлиләр. 1945 елның гыйнварында соңгы чират өйрәнүләр булып, аларга районнан 266 кеше җыялар.
Ансат эш булмый бу. Менә 1943 елның 14 марты боерыгы: "Әлки район хәрби комиссариатының всеобуч буенча команда-инструктор аппараты сугышчыларга шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш. Өйрәнүләргә хәрби киемнән килергә, ременьсез йөрмәскә, барлык төймәләр каптырылган булсын, строй алдында тулы сугышчан, пөхтә кыяфәттә булырга"…
Сугыш чоры боерыкларыннан районның ничек яшәве турында әллә ни белеп булмый. Алар тыныч рухта. Әйтик, 1943 елның 21 февралендә мондый боерык языла: "Ватан сугышы чорында хезмәткәрләр вакытлары белән исәпләшмичә эшләргә тиешләр, әмма кайбер хезмәткәрләр эшләренә начар карый", "хәрби комиссариат бинасында пычраклыкка юл куйган өчен хезмәт хакының 50 процентын кисеп, өч тәүлеккә кулга алам". Бу кырыс әмер җыештыручы хатынга карата бирелгән.
1943 елда комиссарлар берничә тапкыр алышына. Өлкән лейтенант Петр Карпов, интендант Федор Пугачев озак хезмәт итмиләр, мөгаен, фронтка алынганнардыр. 1943 елның сентябреннән 1945 елның октябренә чаклы хәрби комиссар булып өлкән лейтенант Дмитрий Кочкин хезмәт иткән.
Сугыш башлануга кагылышлы боерыклар булмаган кебек, 9 Май - Җиңү көненә карата да әмерләр чыгарылмаган. Кызганыч, бу вакыйга хәрби комиссариатның боерыклар китабында берничек тә чагылмаган. Мөгаен, мондыйрак мәгълүмат, шул исәптән сугышка алынуга кагылышлылары да серле булгандыр, комиссариат архивында сакланмагандыр. Әлки район хәрби комиссариаты фронтка 8950 кешене озата, аларның 3683 е генә әйләнеп кайта. Сугышта калганнарның 3164е әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Сугыш бетеп, тыныч тормыш башлана. 1963 елга кадәр эшли бездә хәрби комиссариат. Шул елның 4 апрелендә ул таркатыла, чөнки район күрше Куйбышев районына кушыла. Әмма 1965 елда барысы да - район да, хәрби комиссариат та үз урыннарына кайталар. Шуннан бирле әлеге учреждение, дөресрәге, аның хезмәткәрләре үз вазыйфаларын намус белән үтиләр.
Районда хәрби комиссар вазыйфаларын 28 кеше башкарган инде. Болар өстә аталганнардан тыш, түбәндәге кешеләр: Александр Зинин, Сергей Пыркин, Иван Епишкин, Григорий Темир-Булатов, Ринат Кәримов, Ишмөхәммәт Вәлиев, Ринат Шәрәфетдинов, Рәүф Дәүлиев, Владимир Макаров, Айрат Низамов. 2012 елдан бирле хәрби комиссариат белән подполковник Виктор Лаврентьев җитәкчелек итә. Билгеле инде, хәрби комиссарлар тирәсендә җаваплы, дисциплиналы хезмәткәрләрдән коллектив тупланып эшләгән һәм эшли. Комиссар һәм хезмәткәрләрнең исемнәре иң калын соңгы боерыклар китабында теркәлеп саклана. Аны 1965 елның 16 апрелендә комиссариатка бүлек начальнигы булып эшкә килгән Евгений Шувалов башлаган.
Билгеле, боерыклар китаплары район хәрби комиссариаты тарихының бер өлешен генә сак- лый. Илнең Кораллы Көчләре өчен кадрлар әзерләү, мобилизацияләү кебек искиткеч мөһим һәм зур эш бездәй гади кешеләр өчен "пәрдә артында" кала. Комиссариатның районда абруе һәрчак югары булган. Әлкилеләр бераз кырыс, аз сүзле хәрби комиссарларның исемнәрен хөрмәт белән телгә ала. Аларның күпчелеге тышкы кыяфәтләре белән үк башкаларга Ватанга хезмәт итү бурычын искәртеп торган.
…Хәзерге вакытта безнең хәрби комиссариат ике район өчен бер, аңа Спас районы да буйсына. Подполковник Виктор Лаврентьев җитәкчелегендә комиссариатта 15 кеше эшли. Илнең оборонасын ныгытуга үз өлешләрен кертеп, тормышыбыз иминлеген тәэмин итү өчен хезмәт итәләр алар. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев