Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина алимент түләү тәртибе турында аңлата

Алиментлар түләү мәсьәләсе буенча прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Алимент нәрсә ул, аны түләү тәртибе нинди? Бу язмада газета укучыларга әнә шул хакта аңлатып үтәбез. Алимент -бүтән затларны яшәтү чыгымнарына тәгаенләнгән средстволар ул. Алимент йөкләмәсе ике якның үзара килешүе яисә суд карары нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның нигезендә гаиләнең бер әгъзалары икенчеләрен...

Алиментлар түләү мәсьәләсе буенча прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Алимент нәрсә ул, аны түләү тәртибе нинди? Бу язмада газета укучыларга әнә шул хакта аңлатып үтәбез.

Алимент -бүтән затларны яшәтү чыгымнарына тәгаенләнгән средстволар ул. Алимент йөкләмәсе ике якның үзара килешүе яисә суд карары нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның нигезендә гаиләнең бер әгъзалары икенчеләрен матди тәэмин итәргә бурычлы, ә тегеләре моны таләп итәргә хокуклы.

Ата-аналар юридик хокуклы яисә хокуксыз, эшкә сәләтле яисә сәләтсез, балигъ булу-булмауларына, шулай ук балаларның алиментка мохтаҗ булу-булмауларына карамастан, балигъ түгел балаларына алимент түләргә бурычлылар. Баланың туу факты ук инде ата-ананың балигъ булмаган балаларына алимент түләү йөкләмәсенә нигез булып тора.

РФ Гаилә кодексының 60 маддәсе нигезендә, алимент балага түләнә, әмма ул баланы тәрбияләү белән мәшгуль әти я әни карамагына керә. Билгеле, алимент баланы яшәтүгә, тәрбияләүгә һәм белем бирүгә тотылырга тиеш.

Ирекле төстә түләнмәгәндә алиментлар суд тәртибендә йөкләнә. Моның өчен иск белдерү зарур. Әлеге иск буенча әти-әнинең берсе - үзенең балигъ булмаган балаларын тәэмин итмәүче - җавап бирә. Ата-ананың алимент түләү турында үзара килешүе булмаса, аларның берсе бу хакта судка иск та белдермәсә, алимент түләтү турындагы искны опека һәм попечительлек органы белдерә ала. Ата-ананың берсенең гаризасы буенча суд алиментны никах чорында да, аерылышкач та түләтә ала.

Алимент түләү турында килешү булмаганда суд балигъ булмаган балаларга аларның ата-аналарыннан ай саен мондый күләмдә алимент түләтү хакында карар чыгара: бер балага - ата-ананың хезмәт хакының һәм (яисә) бүтән керемнәренең дүрттән бере, ике балага - өчтән бере, өч һәм күбрәк балага -яртысы.

Суд карары нигезендә алимент түләргә тиешле затның гаебе белән бурыч хасил булса, гаепле кеше алимент алучыга һәр көн өчен түләнмәгән алимент суммасының икедән бер проценты күләмендә неустойка (штраф) түли.

Алимент түләмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35.1 маддәсе нигезендә административ җаваплылык, шулай ук РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев