26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Әлки районы үзәк китапханәсенә йөрүчеләр арасында узган ел йөздән артык китап укыган кешеләр бар
Район үзәк китапханәсенә 2700 кеше йөри. Төрле яшьтәге һәм төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүче, мавыгулары һәм шөгыльләре дә төрле булган бу кешеләрне китапка мәхәббәт берләштерә. "Китапханәгә тугры калган, китап уку иң яраткан шөгыльләре булган авылдашларыбыз бик күп", -ди үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Хәйдарова. Узган елга нәтиҗә ясап, алар...
-
Әлки районы укучылары чаңгы юлларын шомартты
Яңа ачылган чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге ярышлары (Первенство района) узды. Чаңгы спортын яратучылар көтеп алган көннәр җитте - җиргә рәхәтләнеп шуарлык кар катламы ятты. Районда бер-бер артлы чаңгы бәйгеләре үткәрелә башлады. Узган атна ахырында исә мәктәпләрнең иң көчле чаңгычылары район үзәгендәге чаңгы базасында көч сынашты. Күп санлы...
-
Әлки районы юл төзүчеләре туп типте
Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте командалары арасында мини-футбол ярышлары узды. Юллар төзү һәм ремонтлау хезмәтен башкаручылар спорт белән дә дус яшиләр. Алар районда уза торган ярышларда һәрчак актив катнашалар. Һәр елны "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте үзенең филиаллары белән берлектә мини-футбол ярышлары үткәрә. Яңарак кына узган бәйгедә әлеге предприятиенең биш...
-
Әлки районы прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина алимент түләү тәртибе турында аңлата
Алиментлар түләү мәсьәләсе буенча прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Алимент нәрсә ул, аны түләү тәртибе нинди? Бу язмада газета укучыларга әнә шул хакта аңлатып үтәбез. Алимент -бүтән затларны яшәтү чыгымнарына тәгаенләнгән средстволар ул. Алимент йөкләмәсе ике якның үзара килешүе яисә суд карары нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның нигезендә гаиләнең бер әгъзалары икенчеләрен...
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә. (Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк....