Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы үзәк китапханәсенә йөрүчеләр арасында узган ел йөздән артык китап укыган кешеләр бар

Район үзәк китапханәсенә 2700 кеше йөри. Төрле яшьтәге һәм төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүче, мавыгулары һәм шөгыльләре дә төрле булган бу кешеләрне китапка мәхәббәт берләштерә. "Китапханәгә тугры калган, китап уку иң яраткан шөгыльләре булган авылдашларыбыз бик күп", -ди үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Хәйдарова. Узган елга нәтиҗә ясап, алар...

Район үзәк китапханәсенә 2700 кеше йөри.

Төрле яшьтәге һәм төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүче, мавыгулары һәм шөгыльләре дә төрле булган бу кешеләрне китапка мәхәббәт берләштерә.

"Китапханәгә тугры калган, китап уку иң яраткан шөгыльләре булган авылдашларыбыз бик күп", -ди үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Хәйдарова.

Узган елга нәтиҗә ясап, алар иң актив укучыларын ачыклаганнар. 2017 елда иң күп китап укыган кеше Базарлы Матакта яшәүче Наталья Ларионова булып чыккан. Ул 244 китап һәм вакытлы матбугат басмасы алып укыган. "Китапларны күп укыгангадыр, мөгаен, Наталья Игнатьевна киң карашлы, белемле һәм мәгълүматлы. Ул һәр нәрсәдән хәбәрдар",-ди китапханә хезмәткәрләре.

Район үзәгендә яшәүче Любовь Прокофьева, Рәшит һәм Рәйсә Хәбибуллиннар, Майзәдә Мәхмүтова, Әхәт Хөснетдинов, Румия Лотфуллина да китап белән бик дуслар икән. Алар һәркайсы 100 дән артык китап укыганнар. Гомумән, китапка мөкиббәннәр хәйран күп. Илшат Гәрәев, Сергей Мукусев, Виктория Трифонова исә, үзәк китапханәгә авыллардан килеп йөреп, 80 нән артык китап һәм журналлар алып укыганнар. Ә иң күп укучы гаилә пары дип Василий һәм Тамара Авдошиннар танылган.

Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназия, агрокөллият филиалы укучылары арасында да китапханәдә еш кунак булучылар байтак. "Иң яшь укучы" номинациясендә исә Базарлы Матак урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Әмир Вәлиев җиңүче булган. Былтыр ул 20 китап укыган. Малайда китапка мәхәббәт тәрбияләүче- дәү әнисе Гөлсинә Вәлиева. Алар китапханәгә бергә йөриләр, китапларны да икәү укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев