Әлки районы укучылары чаңгы юлларын шомартты
Яңа ачылган чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге ярышлары (Первенство района) узды. Чаңгы спортын яратучылар көтеп алган көннәр җитте - җиргә рәхәтләнеп шуарлык кар катламы ятты. Районда бер-бер артлы чаңгы бәйгеләре үткәрелә башлады. Узган атна ахырында исә мәктәпләрнең иң көчле чаңгычылары район үзәгендәге чаңгы базасында көч сынашты. Күп санлы...
Яңа ачылган чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге ярышлары (Первенство района) узды.
Чаңгы спортын яратучылар көтеп алган көннәр җитте - җиргә рәхәтләнеп шуарлык кар катламы ятты. Районда бер-бер артлы чаңгы бәйгеләре үткәрелә башлады. Узган атна ахырында исә мәктәпләрнең иң көчле чаңгычылары район үзәгендәге чаңгы базасында көч сынашты. Күп санлы укучылар катнашында үткән бәйгедә беренчелекне Иске Матак мәктәбе командасы яулады. Икенче урында - Иске Тахтала, өченче - Хузангай мәктәпләре чаңгычылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев