Аларның икесе дә сиксән яшьне уздылар инде.
Әмма озын буйлы, төз гәүдәле, якты карашлы Рияз абыйга да, кызларча тыйнаклыгын, сөйкемлелеген, матур елмаюын югалтмаган Сәвия апага да бабай, әби дип әйтергә тел әйләнми. Ә бит артта - шатлыгы да булган, борчулар да җан тынычлыгын алгалаган, һәр көне хезмәт белән үткән гомер. Шуның нәкъ алтмыш елын Рияз абый белән Сәвия апа Вәлиевлар янәшә атлап үткәннәр.
-Без яшь чакта кыз баласы булган өйләрдә чиратлашып кич утыру гадәте бар иде. Кайда кызлар җыела, шунда егетләр дә килә бит инде. Шулай бер кичтә Гаршия апаларда утырабыз, үзебез белгән уеннарны уйныйбыз… Егетләр дә шунда. Араларында әле генә армиядән кайт-кан Рияз да бар. Солдат киеменнән, үзе озын буйлы, чибәр… Шул кичтән бер-беребезне охшатканбыздыр инде, күрәмсең. Бераз очрашып йөрдек тә, ике-өч ай үтүгә өйләнешеп тә куйдык,- үзенең тормышка чыгу "тарихын" Сәвия апа әнә шулай берничә җөмлә белән генә сөйләп бирде. Ә Рияз абый хәтерендә ничек сакланды икән аларның танышу-кавышулары?
-1956 ел иде бу, армиядән кайттым гына әле. Авылдашым Сахип әйтә, бездә бер бик матур кыз бар, аңа кызыгучылар күп, шуны кулыңа төшер әле, ди. Сәвия турында әйтүе икән. Соң, мин бит аны беләм, күрше урам кызы бит, дим. Ә Сахип өзми-куймый, димләпме димли! Ярар, егетләр белән кызлар янына кичке уенга киттек. Сәвия дә анда икән. Мин аны армиягә киткәнче дә күрә идем, билгеле. Мин кайтканчы ул тагын да матураеп, чибәрләнеп киткән. Тәки күзем төште, күңелем тартылды бит. Ул да каршы килмәде. Бераз очрашкалап йөрдек, аннары әтиләреннән сорап кайттык үзен. Егерме ике пар кунак чакырып туй иттек, Шәрәфетдин абзый никах укыды. Ул вакытта өстәлләр юк, идәнгә табын кордык. Шулай яшәп киттек инде…
Сәвия бер өй балалы гаиләдә туып үсә. Каената-каенана йортына килен булып төшкәч тә аптырап калмый, бөтен эшне белеп башкара, Бибисара каенанасы белән тиз арада уртак тел таба. Шулай алар 40 ел бергә яшиләр, өйдәге табак-савыт тавышын урамга чыгармыйлар. Бибисара апа бер-бер артлы дөньяга килгән оныкларын үстерешә. Ә каената Нәҗибулла абый, оста гармунчы, моңлы тавышлы җырчы, йорт-җир мәшәкатьләрен үз өстенә ала. Башкача булмый да, яшьләр бит көне-төне эштә.
Рияз абый пенсия яшенә җиткәнче язын трактор белән җир сукалый, чәчә, көзгә таба комбайнга күчеп игеннәрне ура. Кыш җиттеме, тимерчелектә, техника ремонтлый. Кызу канлы уңган ир-егет эшендә дә гел алдынгы: әле Мактау грамотасы белән бүләклиләр үзен, әле бишьеллык батыры исеме бирәләр.
-Алган бүләкләрнең канцасы юк иде: суыткыч, магнитофон, радиола… Исемем языл-ган алтын сәгать белән бүләкләделәр берчак. Югалттым түлке үзен. Табучысы да булды, билгеле, тик китереп бирмәде инде. Хәерле булсын, дидем, эзләп йөрмәдем. Эшченең кадере бар иде ул заманнарда: план үтәдеңме, өйгә бал китерәләр, биш көн саен акча бирәләр,-дип яшь, гайрәтле чакларын искә төшерә Рияз абый.
Әйе, мактала, хезмәте белән уңган механизатор. Аны хәтта трактор белән бүләклиләр! Ул "пыт-пыт" әле дә йөреп тора икән, үткән җәйдә гөмбәгә, җиләккә шуңа утырып барганнар...
Сәвия апа да биш бала табып өйдә генә утырмый, колхозның "төрле эш" дип аталган иң авыр хезмәтен җигелеп тарта. "Иптәш хатыннар белән әле салам өябез, әле печәнгә йөрибез... Берүзем силос базы ачканым булды. Аны бит тимер чөйләр кагып, трактор белән таптатып яба иделәр. Шуны кисеп, куптарып ачтым. Жәлләгәндер инде, эшен ташлап, Рияз да килеп булышты",-дип искә ала Сәвия апа. Ул әле төрле эшләрдә генә түгел, ире янында әллә ничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли.
Менә шундый һәр көне, сәгате хезмәт белән үткән гомер… Инде барысы да артта калган, Сурия, Ришат, Дания, Венера, Гөлнара да үсеп җитеп, күптән инде балалар үстерделәр, үзләренең оныклары бар. Кайда гына яшәсәләр дә, әти,әни! дип өзелеп торалар. Балалык рәхмәтләрен газизләре турында кайгырту, төрле авыррак эшләрдә булышу белән кайтара алар. Ә быелның гыйнварында, туган өйләренә җыелышып кайтып, әти-әниләренең бриллиант туйларын үткәрделәр.
-И-и, бик зур шатлык булды, бүләк булды. -Бүләк-күчтәнәчләр белән кайтканнар, өстәлләр әзерләделәр, туганнарны, авылдашларны чакырып, ясин укыттык. Рәхмәт балаларга, килгән кунакларга,-диләр юбилярлар икесе дә.
Вәлиевларның бу бәйрәмендә Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов, район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина да булдылар.
-Рияз абый, заманында без синең белән бер совхозда эшләгән идек. Уңган кеше идең, беләбез, гел алдынгы булдың. Әгәр совхоз бетмәгән булса, аның директоры да бүген каршыңда басып торыр иде. Рәхмәт сиңа, күпме икмәк чәчтең-урдың бит,-дип хөрмәтен белдерде Ринат Шәйхетдинов.
Ә Энҗе Хәлиуллина юбилярларны котлап, районның мактаулы парлары китабына кул куйдырды, бүләк биреп сөендерде. Олыларның мондый ихтирамга бик тә күңелләре булды.
…Менә шундый озын гомерле пар яши Татар Мулла авылында. Аларга соклану катыш кызыгып карыйсың. Үзләре әйтмешли, Аллаһының шундый озын тигез гомер бирүе үзе үк бәхет. Ә, бер уйласаң, 60 еллык уртак гомер хәзерге заманда һич чик түгел бит. Яшәгез әле, Рияз абый, Сәвия апа, гомер буе куйган хезмәтләрегезнең әҗерен тоеп, рәхәтләнеп яшәгез.
Нет комментариев