15 февраль 2017 яңалыклары
-
Әлки районының Кошки җирлегендә 2 мини-ферма булачак
Быел Кошки авыл җирлегендә ике мини-ферма төзелергә тора. Төгәлбәйдән Екатерина Журавлева һәм Кошкидан Ольга Семенова йортларында икешәр баш сыер асрыйлар. Дәүләттән ярдәм алып, терлек бинасы төзи алсалар, сыерларның баш санын арттырырга исәпләре. Әлеге ярдәмне алу өчен шактый документ әзерләргә кирәк. Бу эштә аларга авыл җирлеге советы хезмәткәрләре булыша.
-
Әлки районында 11 гражданнар оборонасы хезмәтләре бар
Безнең илдә гражданнар оборонасы оешуга быел 85 ел тула. Шушы уңайдан һәм җәмгыятьтә гражданнар оборнасының ролен үстерү максаты белән 2017 ел Гадәттән тыш хәлләр министры берыгы белән Гражданнар оборонасы елы дип игълан итте. Илдә гражданнар оборонасы төзелүнең рәсми көне дип 1932 елның 4 октябре санала. Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш...
-
Чуаш Кичүендә яшәүче Игълам Гыйззетдин улы һәм Асия Сафа кызы Гыйззетдиновларның февраль аенда гомер бәйрәмнәре
Чуаш Кичүендә 62 ел бергә гомер итүче Игълам Гыйззетдин улы һәм Асия Сафа кызы Гыйззетдиновларның февраль аенда гомер бәйрәмнәре. Кадерле әткәй һәм әнкәй! Без сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез иң олы хөрмәткә лаек кешеләр. Без сезне чиксез яратабыз. Ныклы сәламәтлек, озын-озак елларга кояшлы һәм шатлыклы көннәр...
-
Әлки районы укучылары – республика олимпиадасы призерлары
Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында татар теле буенча республика олимпиадасында районнан өч кыз призер булды.
-
Әлки районында киокусинкай-каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары узды. Әлкилеләр анда өченче урынны алды. ФОТО
Базарлы Матакның "Алинә" универсаль спорт залында ике көн дәвамында киокусинкай-каратэ ярышлары барды.
-
Әлки районы Татар Мулла авылында яшәүче Рияз һәм Сәвия Вәлиевларның бриллиант туйларды булып узды. ФОТО
Аларның икесе дә сиксән яшьне уздылар инде.
-
Әлки районында сугышчы-интернационалистлар яу кырында башларын салган һәм арабыздан вакытсыз киткән сугышчан иптәшләрен искә алдылар
Бүген сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 28 ел элек бу көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгып бетте. Һәр елдагыча, быел да әлеге дата районыбызда тантаналы чаралар белән билгеләп үтелде.