Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 11 гражданнар оборонасы хезмәтләре бар

Безнең илдә гражданнар оборонасы оешуга быел 85 ел тула. Шушы уңайдан һәм җәмгыятьтә гражданнар оборнасының ролен үстерү максаты белән 2017 ел Гадәттән тыш хәлләр министры берыгы белән Гражданнар оборонасы елы дип игълан итте. Илдә гражданнар оборонасы төзелүнең рәсми көне дип 1932 елның 4 октябре санала. Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш...

Безнең илдә гражданнар оборонасы оешуга быел 85 ел тула. Шушы уңайдан һәм җәмгыятьтә гражданнар оборнасының ролен үстерү максаты белән 2017 ел Гадәттән тыш хәлләр министры берыгы белән Гражданнар оборонасы елы дип игълан итте.

Илдә гражданнар оборонасы төзелүнең рәсми көне дип 1932 елның 4 октябре санала. Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнар оборонасын камилләштерүне дәвам итә, бу хезмәтләрнең әзерлеген күтәрүнең яңа форматын кертә. Гражданнар оборонасы буенча чаралар кысаларында алган күнекмәләр кешеләргә тормышта килеп туган катлаулы хәлләрне имин кичерергә ярдәм итәләр.

Районда 11 гражданнар оборонасы хезмәткәрләре һәм 22 штаттан тыш формирование булдырылды һәм эшли. Аларның әзерлегенә үткән елның 29-30 июнендә үткән штаб өйрәнүләре вакытында бәя бирелде. Ул вакытта безнең район беренче урын алган иде.

Гражданнар оборонасы җитәкчесе район башлыгы үзенең карары белән 2017 елга гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы өлкәсендә төп чаралар планын раслады. Әлеге планга районда Гражданнар оборонасы елына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча 20 дән артык чара да керде. Алар арасында өйрәнүләр үткәрү, халыкны өйрәтү, республика ярышларында катнашу, "Ветеранга булыш" акциясен, тантаналы бәйрәм чараларын үткәрү һ.б. бар.

Гражданнар оборонасы - сугыш хәрәкәтләре алып бару, табигать һәм техноген казалар нәтиҗәсендә барлыкка килгән куркыныч хәлләрдә ил халкын, матди һәм рухи кйыммәтләрне яклау белән бәйле чаралар системасы. Ул һәрчак ышанычлы, һәрчак әзерлек сызыгында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев