Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында сугышчы-интернационалистлар яу кырында башларын салган һәм арабыздан вакытсыз киткән сугышчан иптәшләрен искә алдылар

Бүген сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 28 ел элек бу көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгып бетте. Һәр елдагыча, быел да әлеге дата районыбызда тантаналы чаралар белән билгеләп үтелде.

Тугыз елга сузылган ул сугышның нәтиҗәләре аяныч - анда 15 меңгә якын ватандашыбыз һәлак булды, 50 мең тирәсе кеше яраланды.

Хәрбиләребезнең Әфган сугышындагы батырлыгына ихтирам йөзеннән 15 февраль хәзер сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Ни кызганыч, Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә дүрт райондаш егетебез башларын салды. Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов, Йолдыз поселыгыннан Владимир Бурунов, Яңа Тумбадан (бу авыл хәзер Нурлат районына керә) Иван Семенов, Үргәгардән Әсхәт Курмашев егермеләре дә тулмаган килеш һәлак булдылар. Аларның исемнәре беркайчан якташлары хәтереннән җуелмас.

Районыбызда бүген 52 Әфган сугышы ветераны, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 124 ир-егет исәпләнә. Венгрия, Таҗикстан, Корея, Көньяк Осетия кебек дәүләтләр территорияләрендәге кораллы конфликтларда катнашкан райондашларыбыз да бар.

Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасының район бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендә 12 февральдә район үзәгендә оештырылган чараларга сугыш күргән әлеге ир-егетләребез чакырылган иде.

Ветеран егетләребез башта Алпар авылында Ирек Сөләймановның каберен зиярәт кылдылар. Районыбыз имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мәрхүмнең рухына дога укыды.

Аннан сугышчы-интернационалистлар Базарлы Матакта Әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә төзелгән мемориалга һәм Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар. Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән сугышчан иптәшләрен алар бер минут тынлык белән искә алдылар.

Рөстәм Шәйхетдинов соңгы елларда ике мәртәбә Әфганстанда булып кайтты. Аның әйтүенчә, әфган халкы совет хәрбиләре хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне әле дә карап, әйбәт хәлдә тоталар.

-Җирле халык безнең хакта бик яхшы фикердә, -ди Рөстәм Шәйхетдинов. -Совет хәрбиләре һәм белгечләре Әфганстанда тыныч тормыш булдыру, завод һәм фабрикалар, хастаханәләр, мәктәпләр салу өчен бик күп көч куйдылар бит. Әфганлылар боларны онытмыйлар, безнең ватандашларны рәхмәт сүзләре белән искә алалар.

Соңрак район мәдәният йортында тантаналы җыелыш һәм концерт булды. Бу көнне шулай ук балалар иҗат йорты спорт залында Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол ярышлары оештырылды. Бәйгедә катнашучы командаларны һәм сугышчы-интернационалистларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде.

Очрашу чәй табыны артында эчкерсез аралашу белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев