Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы укучылары Иреклеләр мәктәбе ачылышында катнашалар. ФОТО

    Базарлы Матак һәм Чуаш Борнае укучылары Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә Язгы иреклеләр мәктәбе ачылышында катнаштылар.

    Биш көн буе укучылар бер-берсе белән танышып, үзләренең игелекле эшләре турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар, республиканың яшьләр сәясәтен тормышка ашыручылар, хәйрия проектлары җитәкчеләре белән очраштылар. Язын мәктәптә Россия укучылары хәрәкәте, "Җиңү волонтерлары", "Волонтер медиклар" һәм башка хәрәкәтләр эшчәнлеге турында ишетү дә файдалы булды безнең үсмерләргә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: