Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: ун көндә шәхси хуҗалыклардан 162 тонна сөт җыелган

    Узган ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан барлыгы 162525 килограмм сөт хәзерләнгән.

    Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 5557 килограммга арткан. Һава торышы начар, юлларның пычрак булуына карамастан, сөт җыючылар үз эшләренә җаваплы карыйлар. Базарлы Матак, Иске Салман, Иске Камка, Иске Чаллы һәм Түбән Әлки җирлекләрендә яшәүчеләр хуҗалыкларыннан шушы ун көндә унар тоннадан артык сөт хәзерләп тапшырганнар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: