Реклама
Юхмачы мәктәбенең "Мәрхәмәтле йөрәкләр" волонтерлар отряды "Юмарт сишәмбе" дигән акция үткәргәннәр.
Алар өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тол әбиләр, тыл хезмәтчәннәре янына барганнар. Өлкәннәр укучыларга тормыш юллары турында сөйләгәннәр, балалар белән бергәләп гаилә альбомнарын караганнар. Ә укучылар әби-бабайларга үз куллары белән ясалган әйберләр бүләк иткәннәр. Волонтерлар шулай ук үзләре белән бүләккә күп итеп китаплар да алып килгәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз